Җиләкле алан
Печән өсте бит авылда, яше, карты, сәламәте, гарибе кышкылыкка малкайларга печән хәстәрләп калырга ашыга.
Әлбәттә, барысының да гозере тракторы булганнарга төшә. Xисмайның да өр-яңа тракторы бар, үткән ел гына яңартты. Башкалар белән чагыштырганда, ул алынган эшен җиренә җиткереп эшли, вакыт белән исәпләшми, кем әйтмешли, үз һөнәренең остасы. Әнә шул адәмнең үзенә генә хас берничә гадәте, диикме, холкымы бар.
Кешегә зыяны юк, аны бот буе баладан башлап, бер аягы белән кабергә баскан карт-корыга кадәр белә. Белмәслекмени? Хисмай авыл очында яши, тау өстендә. Салгалый, әлбәттә. Әмма салу белән салу арасында зур аерма бар. Кырлы стаканны каплап, шым гына үзалдыңа берәр җыр ертыгын көйләп, йорт тирәсендә эшләп йөрергә була. Соңыннан итле аш ашап, мыштым гына үз почмагыңда әвен базарына китәсең. Анысы бик исәпкә керми. Ә менә Хисмай кондициягә җиткәнче салган булса, кырку үзгәрә, Салсал батырга әйләнә. Үз өе кырындагы тау башына менеп, авыл өстенә күз сала, киң күкрәген тутырып, сулыш ала да кинәт бар җиһанга иңри:
– А-а-а-а-а-а...
Бу авазны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Шәхсән миңа ул борынгы бабаларыбызның гасырлар төпкеленнән килгән тавышы төслерәк яңгырый. Урмандагы киек-жанварлар да моны ишеткәч, алга-артка карамый, урман төпкеленә чаба торганнардыр.
– А-а-а-а-а-а ...
Ләңгелдәп өргән этләр тынып кала, һавада талпынган каргалар мизгел эчендә юкка чыга, урамнарда бала-чага чыр-чуы бетә, сөйләшеп торган хатыннар, сүзләреннән бүленеп, тауга текәлә.
– А-а-а-а-а-а...
Аяз төндә кайдандыр болытлар пәйда булган кебек, валлаһи. Ә йокыга талганнар саташулы төшләрдә онытылалар, сөйгән парлар зык булып талашалар ул төндә, ирләр, хатыннар урыннарын аерым җәяләр.
Әнә шулай ике-өч тапкыр кычкыра да тынып кала ул. Аннан соң ни кылана торгандыр, беркем белми. Хатыны гаилә серен сөйли торганнардан түгел, сүзләрен келәшчә белән дә тартып ала алмассың. Өч-дүрт көн урамга төшми әле ул. Аннан соң син күр дә мин күр, берни булмагандай авыл тормышына кушылып китә. Берәр җор теллесе әлеге улаганны исенә төшерсә, күзләрен шарландырып: «Нәрсә сөйлисең? Гүпчим мин түгел идем, колагыңа ишетелгәндер», – дип, сүзне икенчегә борырга ашыга.
Хисмай телгә беткән кеше, халык белән аралашырга ярата. Шунысы да бар, бәйрәм итсә, бервакытта да үз кесәсеннән чыгарып эчми. Әйтергә кирәк, аны сыйлаучылар табыла. Хәтта күңелен күрергә чират торалар. Анысының да «әтнәкесе» бар. Хисмай нинди хәлдә булса да, үзен сыйлаучыларны онытмый. Ипкә-сапка килгәч, авыр чагында ярдәм итүчеләрнең эшен беренче чиратта эшли. Акча турында да артык сүз куертмый, ярты хакына да риза. Айнык чагында йомышың төшсә, ул комарның да комары, бер тәңкә өчен ярты көн сатулашырга мөмкин. Әнә шуңа күрә авыл халкы аның йомшарган чагын туры китерергә тырыша.
– Хисмай гастрольгә китмәгәнме?
– Урам киләпләргә тотынмаганмы әле Хисмай? – дип, бер-берсеннән белешеп торалар.
Менә әле уңыш Хәтимәнең каршысына чыкты: шул дерелдәвекнең сал иде учына биш сумыңны, Сапый таудагы люцернаны чабып, тюкларга салып бирер иде. Сыерга кышлык печән әзер дигән сүз. Әмма чыгырыннан чыккан иде хатын. «Үзе эшләтсен, үзе җаен тапсын. Кем монда ир: улмы, Сабирмы? Өй хуҗасы кайдадыр кәеф-сафа корып йөрсен, ә монда Хәтимә, телен аркылы чәйнәп, печән хәзерләсен...»
Тукталыш каршында хатыннар шау- гөр килде. Нилектәндер Хәтимәнең якынлашканын күргәч, тынып калдылар, колактан-колакка нидер шыбырдаштылар. Төкергән, ди аларга Хәтимә, башын югары чөеп, Нәгыймә апасы янына барып басты, косынкасы белән бит алмаларын җилләткән булып:
– Иртәдән кыздыра бүген... – диде. «Тагын нинди гайбәт уйлап чыгардылар икән инде минем турыда?» – дип, кара янды үзе. Арада «алаша» кушаматы йөрткән ирдәүкә ялгыз хатын сузып кына, Хәтимәгә эндәшкәндәй итте.
– Хәтимә-ә-ә-ү, абышкаң сине калдырып, икенче берәүгә ияреп киткән, диләр, хак сүзләрме шу-ул?
Кирпечтәй кызарып чыкты Хәтимә. Ирнең нәрсә икәнен белмәгән бер хөрәсән йөзеңә бәреп, шундый сүзләр сөйләп торсын әле? Хурлыгыңнан егылып үләрсең, валлаһи...
– Мине ташлап китәрдәй ир бу дөньяга тумаган әле. Кирәксә, без үзебез чүплеккә илтеп аударабыз аларны. Кайберәүләр барып сайлап алсын дип.
– Ә кайда соң ул? Эшкә дә йөрми, диләр.
– Ял йортына озаттым. Бераз ял итеп кайтсын, дидем. Өзлегә көн-төн эшләп. Печәнгә кадәр бераз ныгынып, көч- гайрәт җыйсын.
– Анда ятулары кыйммәткә төшәдер бит? – дип кушылды бер нечкә тавышлысы.
– Акчаны үзебез эшләп табабыз. Ир тазалыгы кыйммәтрәк.
Хәтимә «таварка»ларның авызларын әнә шулай япты. Ул арада автобус та килеп җитте...
Ирсез хатынны каккаларга-суккаларга гына торалар инде ул. Кем әйтмешли, кыяфәте «чурт с ним», башында бүреге булсын. Ул чакта аркаң терәр кешең барында, билеңә таянып сөйләшәсең. Шәп әйтте әле Хәтимә теге нечкә сыйракка, авызы тиз йомылды. Сату-алу шома гына барды. Тик бер адәм Хәтимәнең йөрәгенә тоз сипте. Алса алмады товарын, әйләнде дә килде, гел аның тирәсендә боргаланды.
– Исемең ничек, чибәркәй? Кайсы якка кайтасың? Минем машинада урын буш, җилдереп кенә кайтарып куям, – дип, кырыкка төрләнде. Исең китәр, кайдан сизеп ала бу каһәр төшкән ир-ат хатыннарның ялгызлыгын?
– Йөрмә әле монда, мөртәт, сатып алучыларны өркетеп, ире килеп чыкса, сөякләреңне җыеп ала алмассың! – дип, Нәгыймә апасы кычкырганнан соң гына каядыр китеп югалды.
Җыелганнары Хәтимәнең кәефен төшерергә бик тә җиткән иде инде. Кешегә дә санамый башладылар бит үткән-сүткәне. Аннан соң Сабир зым-зыя юкка чыкса, ялгыз башы ничек печән чабар икән ул? Хатын-кыз эшеме бу? Менә бәрәңге күмәр вакыт җитәр. Берзаман анысын да алырга кирәк булыр, нәүрәпкә ташырга. Бакчаның бер киштәсе авар хәлгә җиткән, кадак, чүкеч тотып, үзе чыксынмыни? Ир-атсыз эш бармый инде ул авыл җирендә...
Кайтып җиткәч, тагын зарланырга сәбәп көтеп торган икән әле: кайгы килсә, капкаңны ач, диләр бит. Чәй эчеп, бераз тын алып, терлекләре янына чыкса, иң зур үрдәге чак тынын алып утыра. Туймас тамак әллә берәр нәрсә йоткан, әллә берәр кизү чире эләктергән? Күзе яртылаш йомылган бахыркайның, тынын да гыжлап кына ала, «адәм» буласы юк. Сабир булса: «Суй!» – дип жикерер иде дә кичке якта бер дигән бәлеш өлгерер иде. Хәзер бу үрдәкне култык астына кыстырып, урам буйлап китсенме? Сарайның караңгы почмагына тегене ябып куйды да алдына су, җим салды. Язган мал булса, терелер, терелмәсә, чүплеккә чыгарып ыргытасы гына кала инде, хәерсезне...
Балта-пычкы алып, чолан ишеген үзенчә әвеш-тәвеш китереп куйган булды. Бала-чага да алай эшләмәс. Ярый инде, үзе кайтканчы торып торыр.
Бүгенге кич аеруча озын тоелды, һәр шырт иткән тавышка сикереп төште Хәтимә, йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Әллә нинди уйлар килде башына. Әнә, берсе чолан ишеген каерып керергә азаплана төсле, аш өе ягындагы тәрәзә дә сыек кына. Пычак тоткан әзмәверләр килеп керсәләр, «эх» дияргә дә өлгерә алмый калырсың, җаныңны җәһәннәмгә олактырырлар, Алла, Алла... Белгәннәрен укып, юрганына чорналды коты очкан хатын...
Кәрим Кара.
Әлеге китап редакциядә сатуда бар.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев