Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгизәдән – тәмле пирог

Пирогларның хәзер ниндиләре генә юк! Элек пешергән рецепт­лар буенча да, таныш- белешләрдән ишетеп тә, интернеттан карап та пешерәбез. Мөслимдә яшәүче Илгизә Минһаҗевадан “залив­ной” пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: камыр өчен – 2 ста­кан он, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч (раз­рыхлитель), 200 грамм чамасы бүлмә темпера­турасында йомшарган акмай, 100 грамм шикәр комы, чеметеп кенә тоз, 1 йомырка; эчлек өчен 400 грамм 20 процентлы ки­бет каймагы, 100 грамм шикәр комы, 4 йомыр­ка, 2 аш кашыгы он, 200- 300 грамм җаның теләгән җиләк, 1 чәй калагы крах­мал кирәк.

Онны шикәр комы, тоз, көпшәкләндергеч белән кушып болгатабыз һәм ак­май кушып уабыз. Шуңа йомырка салып камыр ясыйбыз һәм эчлек яса­ганчы суыткычка куеп то­рабыз.

Йомырка белән шикәр комын венчик белән ту­глыйбыз. Шуңа каймак, он салып, бер төрле массага кергәнче туглап эчлекне әзерлибез.

Майланган формага камырны кул белән генә җәябез. Җиләкләрне крах­мал белән болгатып сала­быз һәм эчлекне агыза­быз.

Пирогны 180 градус кайнарлыктагы духовка­да 40-45 минут пешерәбез. Төнгә суыткычка куябыз.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев