Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ил язмышы – минем язмышым

70 яшьлек юбилеемны каршы алырга әзерләнгән көннәрдә үткән тормышым турында берникадәр истәлекләр язарга булдым. Еллар үткәч күп нәрсәләр хәтердән җуела, ә ак кәгазьгә язып калдырганнар озаграк саклана. 

Мин Кырынтау авылында туганмын. Авылга 1928 елларда Тат. Бүләр авылыннан берничә кеше күченеп килеп нигез салган. Алтмышынчы еллар урталары авылның үсеш еллары булгандыр. Авылда 35 йорт бар иде, башлангыч мәктәп эшләде. Колхоз авылда зур агач клуб төзеде, анда авыл яшьләре бәйрәм саен концерт-спектакльләр куйды. Атнага бер тапкыр кино да килә иде. Райпо магазины гөрләп эшләде. Терлек симертү, куян, тавык, ат фермалары бар. Урып-җыю чорында ындыр табагында ашлык эшкәртәләр, аны саклауга куярга җитәрлек келәтләр дә бар. Урман якын булганлыктан, агач материал күп, һәр ир-ат – балта остасы, арба-чана ясаучылар берничә. Ул елларда җәй саен 6-7 яңа йорт төзеделәр. Авыл халкы, өмәләр оештырып, йорт салучыга ярдәм итте. 
Әтием һәм әнием икесе дә гомер буе колхозда эшләде. Без гаиләдә алты бала үстек. Мин яшьрәк чакта, “Бигрәк бәхетле чорда яшибез” дип, сөенеп йөрдем. Без туганда Икенче бөтендөнья сугышы беткән, авыл кешесе тормышыннан зарланмый гына җиңел булмаган “йөген” тартып бара. Без, яшьләр, илдә барган сәясәтне яклап, “коммунизм” төзү хыялы белән яшәдек. 
Балачагым авылда әти-әни тәрбиясендә үтте. Бернинди кайгы-хәсрәт күрмәдек. Авылыбызда үскән балалар барыбыз да бертөсле – ач та түгел, тук та түгел, ялангач та түгел, мактанырлык киемнәребез дә юк. Әмма без бәхетле идек. Көннәр буе ямь-яшел чирәмле урамда уйныйбыз, буада су керәбез, балык тотабыз. Авылны һәрьяклап урман чорнап алган. Ул урманнардан, болыннардан без нәрсәләр генә җыеп ашамадык?! Кыш көне пошилар кебек элмә агачы каезлап кимерсәк, язын эчләребез авыртканчы каен суы эчтек. Төрледән-төрле үләннәр көндәлек ризыгыбыз иде. Җиләк-җимеш җитешә башлагач, үзебезне әбиләребез сөйләгән оҗмах бакчаларындагыдай хис иттек. 
Без хезмәт тәрбиясе белән үстек. Өйдә һәр баланың билгеле эше бар. Авылда бәрәңге бакчасы бик зур, яшелчә бакчалары да бар. Сыер-сарыклар, каз-үрдәкләр, тавык-чебеш – санап бетергесез. Бакча эшләрен барыбыз бергә эшләсәк тә, малларга печән әзерләү, кышка җитәрлек утын хәстәрләү, малай кеше буларак, минем өскә төште. 
Көндез эшләп арысак та, кич клубка йөгерәбез. Авыл ир-атлары, төннәрен урманнан агач кисеп алып кайтып, йорт-курасын ныгыта. Көндез булмый – беренче чиратта колхоз эше, аннары лесниклар да бик усал. Алар рөхсәтеннән башка корыган агач та кисәргә ярамады. Агач материалы йорт яки мунча төзү өчен кирәк булганда, кешеләр лесникларга ялланып эшләде яисә районның план бүлегеннән рөхсәт кәгазе алып кайтты. 
Кырынтауда башлангыч мәктәптә укыганда ук җәй көннәрендә график буенча мәктәп бакчасында яшелчә һәм җиләк-җимеш үстердек. Укытучыбыз Мөхәммәди абый Гарипов, аларны базарда сатып, укучыларның барысын да китап-дәфтәрләр, укучы формалары, башка уку әсбаплары белән бушлай тәэмин итте. Без мәктәпкә килгәнче ул, кара савытларына каралар салып, аның янына ручкаларны куеп, мәктәп ишеге төбендә каршы ала иде. 
Симәк мәктәбендә укыганда, җәйге каникул вакытында безне олылар белән беррәттән колхоз эшенә тарттылар. Башта бик авыр булмаган атлы эшләрдә йөрсәк тә, соңрак көчле ир-атлар белән беррәттән колхоз болынында печән чаптык, урман кистек. Йөзәр метрлы печән покосларының башына барып чыкканчы бер хәлең дә калмый. Менә шулай чыныктырдылар, авырлыкларга түзәргә өйрәттеләр. Симәк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган елны 15 яшьлек берничә малайны Минзәлә районы Рус Мөшегесе авылына ике айга урман кисәргә җибәрделәр. Аркылы кул пычкысы белән агач кистек, аларны атлар белән тарттырып, колхоз тракторлары сөйрәп алып китәрлек урыннарга чыгарып куйдык. Эше авыр булса да, көн саен күп итеп итле аш пешерәләр, чәйгә салырга шикәр дә җитәрлек. Шунда эшләгән ике ай эчендә, барыбыз да үсеп, тазарып кайттык. Хәтта әти-әниләр дә бик нык гаҗәпләнде. 
Ул елларда әти-әниләр ел буе колхоз эшендә эшләсәләр дә, акча алмадылар, хезмәт көненә – “таяк”ка эшләделәр. Бер көн эшләсәң, бригадир бер “таяк” куя. Ел дәвамында 300 көн эшкә чыгып, 300 “таяк” эшли алсаң, ел йомгаклары буенча, колхозның мөмкинлегеннән чыгып, бер “таяк”ка фәлән граммнан исәпләп икмәк бирделәр. Даими эштәгеләр (ферма эшчеләре, механизаторлар) 1,5-2,5 центнер икмәк алса, төрле эшләрдә йөрүчеләргә 40-50 килограмм ашлык тиде. Авыл кешесе ул елларда шәхси хуҗалыгында үстергән бәрәңгесе, мал-туарыннан алган ите-сөте хисабына яшәде. Райпо кибетләренә – йомырка, заготконторага – йон, терлек тиресе тапшырып, аз булса да акча эшләде. Яшүсмерләр, яз көне заготконторага зелпе агачы тамыры һәм кайрысы әзерләп, Сабантуйга күлмәк-чалбар алырлык һәм кесәгә салып чыгарлык акча эшләдек. 
Авыл кешесенең тормышы атка һәм сыерга нык бәйләнгән. Сыерлы кеше ач булмады. Берникадәр ярмаң булганда, сөтле ботка яисә бәрәңге белән сөтле аш пешереп ашасаң, син тук идең. Ул елларда итле аш гаилә членнары җыелган ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә генә пешерелде. 
 

(Дәвамы – 10 гыйнвар санында). 
Рөстәм Шәрипов. 
Мөслим.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев