Ил-көннәр тыныч булсын!
Өлкән буын вәкилләре хәтирәләр белән яши. Сугыш чорын кичергән апа-абыйларның истәлекләрен тыңлаганда аларның күргән-кичергәннәренә хәйран каласың. Нинди генә авырлыклар күрмәгән алар?! Шулай да сынмаганнар, сынауларны сабыр гына үткәрә белгәннәр.
– 1934 елда Тугаш авылында гади колхозчы гаиләсендә туганмын. Сугыш башланганда миңа 7 яшь иде, шулай да ул авыр елларны бик яхшы хәтерлим, – Мәхтүмә апа Шәмсекәева. – Әтине сугыш башлану белән фронтка алдылар. Ул элемтәче булып хезмәт иткән. Берлинга кадәр барып җитеп, бик каты яраланып, 1945 елда авылга кайтты. Яралары бик тирән булса да, колхозда эшләде, төрле эшләр башкарды. Әтиебез яралы булса да, без ятим түгел идек. Тик, сугыш салган яралардан мантый алмыйча, 1957 елда әтиебез бакыйлыкка күчте.
Балачагы ачлык-ялангачлык, хәерчелек белән үтә Мәхтүмә апаның. Очны-очка ялгап 5 сыйныф белем ала. Авыл хатыннары белән бергә басуга –табагач белән ашлык сугарга йөри. Үсә төшкәч колхозда бозаулар, дуңгызлар карый башлый. Дуңгыз көтүдән туеп, гарьләнеп, Горький шәһәренә эшкә китәргә була. Анда бер ел эшләп кайта. “План үтим дип, ялсыз эшләүләр эзсез калмады, аякларым шешеп, яңадан Горькийга бара алмадым”, – ди Мәхтүмә апа.
Яшьтән үк кул эшләренә бик оста була Мәхтүмә. Әз генә буш вакыты булса, челтәр бәйли, чигә, тегә. Шул рәвешле кияүгә чыгу өчен бирнәлекне дә үзенә үзе әзерли.
– 1956 елда әтием: “Бер баламны булса да башлы-күзле итәм”, – дигәч, авыл егете Шамсуллага кияүгә чыгып, бианай йортына күчтем. Шамсулла белән бер ел очрашып йөргән идек инде. Тормыш итәшем белән бер ул һәм ике кыз үстердек. Әмма Шамсулла белән тигез тормышта озак яши алмадык, 24 ел гомер иткәч, каты авыру аны арабыздан алып китте, – дип искә ала Мәхтүмә апа.
Авылда гомере буе терлекчелектә эшли ул. Эшен намус белән башкарганга гел алдынгылар рәтендә була. Медаль, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәт ударнигы” билгесен ала, “Хезмәт ветераны”, “Атказанган колхозчы” исемнәренә лаек була.
– Элек төп эш өстенә колхоз җирләреннән чөгендер дә бүлеп бирәләр иде. Шуны эшкәртә идек, – дип искә ала Мәхтүма апа. – Өйгә төнлә генә кайтып керә идек. Ә анда бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре көтеп тора. Аларын төне буе эшлим. Балалар үсеп, мәктәпне тәмамлап, өйдән чыгып киткәч, 1980 елда ярдәмгә мохтаҗ әниемне үзебезгә алып кайттым. Шулай итеп, минем карамакта ике әни калды. Икесен дә тәрбияләп, ун ел бергә яшәгәннән соң бакыйлыкка озаттым.
Ачык йөзле, зирәк хәтерле, үткен фикерле Мәхтүмә әбигә 87 яшь, димәссең. Барысын да бик яхшы хәтерли ул. Балаларына, оныкларына, күршеләренә рәхмәт укып, тормышына шөкер итеп яши авылдашыбыз. Мәхтүмә апаның иң зур теләге – илләр тыныч булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын!
Флера Мәхүбрахманова.
Тугаш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев