Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: балалар! профилактик операциясе узды

Профилактик чара барышында 12 яшькә кадәр баласын махсус автоутыргычтан башка  йөрткән 18 машина йөртүчегә беркетмә төзелде, 16 яшькә кадәрле балаларны иминлек каешыннан башка йөрткән 5 шофер шулай ук административ җаваплылыкка тартылды.

23 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар: балалар!” профилактик операциясе узды. Аның кысаларында мәктәпләрдә класс сәгатьләре үтте. Балалар бакчаларында яшь юл инспекторлары отрядлары белән бәйгеләр оештырылды. “Профилактик чара барышында 12 яшькә кадәр баласын махсус автоутыргычтан башка  йөрткән 18 машина йөртүчегә беркетмә төзелде, 16 яшькә кадәрле балаларны иминлек каешыннан башка йөрткән 5 шофер шулай ук административ җаваплылыкка тартылды. Парк һәм скверларда үткәрелгән рейд вакытында 16 яше тулмаган 4 балага “Сак бул! Синең гомерең куркыныч астында!” дигән карточкалар төзелеп, мәктәпләргә җибәрелде, әти-әниләре белән аңлату эшләре үткәрелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторы Айнур Хәйретдинов.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев