Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игеннәр тәрбия сорый

Май башыннан бирле көннәрнең коры һәм һава температурасының артык эссе торуы аграрийларны хафага салды. Мондый шартларда игеннәр тигез тишелеш бирерме, уҗым культуралары тиешенчә баш калкытырмы?

Игенчелектә ноу-тилл технологиясен кулланучы “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелеген һәм белгечләрен әлеге сораулар артык борчымый кебек. Ни дисәң дә, заманча технологияләр чәчү алдыннан туфракны эшкәртү таләп итми. Язын орлыклар үсемлек калдыклары белән капланган мүлчә астына күмдерелә. Микроорганизмнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә җир өслегендә барлыкка килгән органик масса, туфрак структурасын яхшыртып, җирнең уңдырышлылыгын арттырып кына калмый, иң мөһиме – дымны да яхшы саклый.

Агрофирмада быел чәчү кампаниясен 19 апрельдә башлаганнар, өч атна дигәндә 32 мең 360 гектарда сабан культураларын чәчүне төгәлләгәннәр дә. Агрофирмада нигездә арпа, бодай, борчак, рапс һәм көнбагыш үстерәләр. Рапс һәм көнбагыш кебек маржиналь культуралар чәчүлек мәйданнарының яртысыннан күбрәген алып тора.

– Быел да Россиядә һәм чит илләрдә житештерелгән элиталы һәм югары репродукцияле орлыклар гына чәчтек. Аллага шөкер, сабан культуралары тигез тишелде. Чәчүлекләрнең бүгенге торышы яхшы. 6-7 сантиметр тирәнлектә дым запасы саклана. Уҗымнар торышы да әйбәт, – ди агрофирманың баш агрономы Радик Закиров.

Агрофирмада иген уңышы астына балансланган минераль ашламаны күпләп кертүгә һәм микроэлементлар, пестицидларның тулы пакетын куллануга өстенлек бирелүен дә әйтергә кирәк. Бу көннәрдә агрофирмада төп игътибар чәчүлекләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Көзге бодай басуларында игеннәрне тукландыру бара. КАС-32 – карбамид-аммиак катнашмасы белән тамырдан тукландыралар. Белгечләр фикеренчә, азотлы сыек ашлама уңышның күләмен арттыру белән бергә икмәкнең сыйфатын һәм тәмен дә яхшырта икән.

– Бер үк вакытта уҗым к ул ьт у ра ларын кор т кыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы гербицид һәм пестицидлар белән эшкәртү бара. Бу эшкә үзйөрешле алты “Джакто” агрегаты тартылган. Технологик таләпләр буенча бу агрочара, кичке сәгать 8дә башланып, иртәнге 5ләргә кадәр дәвам итә, – ди агрофирманың агрохимигы Рунар Андреев.

Бу җаваплы эшкә махсус курслар үткән һәм дүрт еллык тәҗрибәләре булган механизаторлар тартылган. Айзат Әскәров, Динар Габдрахманов, Марсель Шәрифуллин, Сирин Могълиев, Евгений Жданов, Әлфир Садриев, КамАЗ шоферлары Данил Рәхимов, Сергей Родионов һәм Мансур Саматов, эремә ясаучылар Фарсил Закиров, Данарис Харисов, Данур Нәбиев, Илнур Хәкимов Илсур Садиров химик препаратлар белән эшләү таләпләрен төгәл үтәүләре белән аерылып тора, ди белгечләр.

Үсемлекләрне тукландыру һәм саклау чаралары, махсус эремә узелларында әзерләнеп, басуларга сыек хәлдә илтелергә тиеш. Шушы көннәрдә генә Тойгелде авылы янында стационар эремә узелы төзелеп файдалануга тапшырылган. Әлегә анда микроэлементлардан эремә әзерләнә. Ай ахырында стационар эремә узелларын төзү өчен белгечләр килүе көтелә. Зур сыешлык һәм махсус җиһазларны үз эченә алган әлеге комплекслар сафка басканнан соң, ашлама һәм үсемлекләрне саклау чараларыннан күп күләмдә эремә әзерләү мөмкинлеге туачак. Бу исә чәчүлекләрдә эшнең нәтиҗәлелеген дә арттырачак.

Әлфинур Ногманова.

"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев