Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Игелеккә бер адым” исемле хәйрия концерты дәвам итә

Нәни райондашыбыз Регина Аптеевага ярдәм итү өчен йөзеннән Метрәй авылы яшьләре, “Игелеккә бер адым” исемле хәйрия концерты әзерләп, үз авылларында, Үрәзмәт, Елгабаш, Югары Табын, Шуганка, Мәлләтамакта чыгыш ясады.

 Концертта тамашачылар Регинага акчалата ярдәм күрсәтә. Шунда ук хәйрия ярминкәләре дә оештырыла. Аларда район рәссамнары, кул осталарының эшләнмәләре, Татарстан язучыларының китаплары белән сәүдә оештырыла. Метрәйлеләр хәйрия концерты белән башка авылларда, Сарман районында, Яр Чаллы драма театрында да чыгыш ясаячак.

9 февраль көнне концерт Мари Бүләр авылы мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә була. 
13 февральдә Сарман районы Өч өйле Саклау авылы мәдәният сараенда 19.00 сәгатьтә башлана. Концертларда ярдәм тартмалары куелачак, хәйрия ярминкәсе оештырылачак. Һәммәгезне дә көтеп калабыз.

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев