Игелек ункөнлегендә
1 декабрьдән 10сына кадәр инвалидлар ункөнлеге барачак. Бу чорда районыбызда күп төрле чаралар узачак, мәдәни һәм спорт чараларына да киң мәйдан биреләчәк. Чәчтарашханәләр ташламалы бәядән хезмәт күрсәтәчәк.

5 декабрь, 9.00-13.00 сәг. – “Мизгел” яшьләр үзәгендә игелек марафоны.
6 декабрь, 10.00 сәг. – универсаль спорт залында инвалидлар арасында спартакиада.
6, 7, 8 декабрь, 13.00-18.30 сәг. – Мөслимдәге җәмәгать мунчасында хатын-кызларга,
9 декабрь, 13.00-18.30 сәг. – ир-атларга бушлай хезмәт күрсәтү.
7 декабрь, 9.00 сәг. – үзәк китапханәдә өлкәннәр өчен,
15.00 сәг. – балалар өчен “Могҗизалар кыры” уены.
10 декабрь, 14.00 сәг. – район үзәк хастаханәсендә табиблар, социаль иминиятләштерү, пенсия фондының район бүлеге, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашында түгәрәк өстәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев