Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүгә – 75 ел

9 май – Бөек Җиңү көне, илебез тарихындагы иң зур бәйрәм.

Ул – барыбыз өчен дә изге көн. 1941нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән?! Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште.

Ил азатлыгы өчен көрәшкә Мөслимебез 8300дән артык лачындай ир-егетен һәм батыр йөрәкле кызын озатты. Дошманга каршы аяусыз сугышларда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбыз – Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров –  Советлар Союзы Герое исеменә, Бадыйк Салихов I-II-III дәрәҗә Дан орденнарына лаек булды. Бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына 5200 райондашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды һәм хәбәрсез югалды.

Ни кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Бүген Бөек Җиңү көнен китергән 8 ветераныбыз гына исән-сау. “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дип, тылда фидакарьләрчә эшләгән 354 тыл ветераны яши районда.

Илебез күгендә Җиңү таңы атканга быел 75 ел тулды. Юбилей елы бәйрәмен тагын да истәлеклерәк итү өчен ил, республика һәм район күләмендә бик күп чаралар үткәрелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары федераль бюджеттан – 75 мең сум, республика казнасыннан 25 мең сум акчалата түләү алды. Тыл ветераннарына әлеге түләү 55 мең сум тәшкил итте. Аның 50 мең сумы – федераль, 5 мең сумы – республика бюджетыннан. Районыбызда яшәүче 361 сугыш һәм тыл ветераны “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләренә ия булды.

Район үзәгендәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында яңарту-төзекләндерү эшләре үткәрелде. Ил азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак булган һәм хәбәрсез югалган райондашларыбызның исемлеге мөрәҗәгать итүчеләр тәкъдим иткән документларга нигезләнеп яңартылды, анда 76 кешенең исеме өстәлде. Моннан тыш туган илгә җиңү белән кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән 3524 ветеранның да исеме мәңгеләштерелде. Әлеге исемлекне төзүдә район хакимияте һәм ветераннар советы башлап йөрде, авыл җирлекләре һәм өлкән буын вәкилләре зур ярдәм күрсәтте.

Бәйрәм алды көннәрендә ветераннарыбызга Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасы һәм “Песни нашей Победы” дип исемләнгән аудиодиск тапшырылды.

Бүгенге вәзгыятькә бәйле быел Җиңү бәйрәме гадәттәгечә киң халык массалары катнашында узмаса да, ул үзенең тарихи әһәмиятен, бөеклеген җуймый. Ел башыннан старт алган төрледән-төрле акция һәм проектлар дәвам итеп, бәйрәм якынлашкан көннәрдә катнашучылар тагын да активлаша бара. “Үлемсез полк” хәрәкәте дә үзенчәлекле узачак быел: 9 май кичендә һәр гаилә сугышта һәлак булган якынының фоторәсеме белән булачак. Шул рәвешле батырлар гаиләләренә “кайтачак”. Бөек Җиңү турындагы хәтеребез беркайчан да сүрелмәсен, буыннардан-буыннарга тапшырылсын, йөрәкләрдән-йөрәкләргә күчсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев