Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ифтар ашлары бара

Изге Рамазан аенда Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан «Өлкәннәрнең кадерен белик!» акциясе оештырыла.

Бу көннәрдә “Снежок” кафесында ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Районның имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт әйтүенә караганда, ифтҗар ашларын аерым кешеләр дә, берничә гаилә берләшеп тә әзерли. Бу көннәрдә мөхтәсибәт тарафыннан сәламәтлекләре чикләнгән кардәшләребезне дә ифтар ашына алып килү оештырылачак. Урында ятучыларга ураза күчтәнәчләре илтү дә планлаштырыла.

Изге Рамазан аенда Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан «Өлкәннәрнең кадерен белик!» акциясе оештырыла. Ялгыз яшәүче, өйләреннән чыга алмаучы әби-бабайларга бәрәкәтле Ифтар ашларында катнашу мөмкинлеге тудырыла. Мәчетләргә йөрүче егетләребез аларны үз машиналары белән барып алачаклар һәм ифтардан соң кире кайтарып куячаклар. Килергә теләк белдергән апа-абыйларыбыз түбәндәге номерга шалтыратып языла ала: 89539993327 (Илназ хәзрәт)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев