Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Идея килсә, төн йоклатмый...”

Матурлык көне 1995 елдан бирле уздырыла. Күңеле белән матурлар, кылган гамәлләре, башкарган эшләре белән күркәм кешеләр янәшәдә генә.

Эшне эшләү белән түгел, аны күрсәтә белергә дә кирәк. Арабызда күпме сәләтле кешеләр, кул осталары бар, ләкин күп очракта алар турында белми дә калабыз. Газетабыз битләрендә районыбызның кул осталары белән танышып барасыздыр. Ә менә күптән түгел Иске Карамалыда без берьюлы берничә шундый сәләтле кеше белән танышып кайттык.

Үзизоляция сәбәпле яшәешебезнең күп өлкәләренә үзгәреш керде. Шул исәптән мәдәният, күңел ачу өлкәсенә дә. Чаралар үткәрү интернетка, онлайн режимга күчте. Озакка сузылган үзизоляция вакытында Иске Карамалы китапханәсе мөдире Гөлназ Шәмсигә кызыклы идея килә һәм ул авылның кул осталары, иҗат кешеләре арасында бәйге үткәрергә була. Бәйге Иске Карамалы авылының – 285, Яңа Карамалының 95 еллыгына багышлана. Конкурсның шартлары болайрак: анда 14 яшьтән алып, 70 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Кемдер авылга багышлап шигырь яза, кемдер рәсем ясый, ә кемдер тамашачылар хөкеменә кул эшләрен куя. Бу бәйге “ВКонтакте” социаль челтәрендә игълан ителә. Тавыш бирү “лайк”лар, ягъни “миңа ошый” билгесе ярдәмендә үткәрелә. Нәтиҗәдә, бәя бирүгә авыл халкы гына түгел, конкурсантларның дуслары, туган-тумачалары, чит төбәктә яшәүче танышлары да кушыла һәм бәйге зур масштаб ала. Мәсәлән, фоамираннан искиткеч матур чәчәкләр һәм кул эшләнмәләре ясаучы Алсу Галимҗанова, 2651 тавыш җыеп, җиңүче булып табылды. Бу – авыл җирлеге өчен бик зур сан. Димәк, бәйге күпләрдә кызыксыну уяткан. Бүләкләр барлыгы унсигез номинациядә тапшырылды.

– Биш ай буе авылда бернинди чара да үтмәде – клуб буш торды. Бүген беренче бәйрәмгә җыелдык. Ниһаять, мондый чаралар рөхсәт ителде. Клубта бүген әле 30- 40 кеше чамасы гына, әмма без анысына да риза. Тиздән элеккечә актив тормышка кайтырбыз, концертлар куярбыз, клублар тулып торыр, дигән өмет бар. Иске Карамалы һәм Яңа Карамалы – бертуган авыллар. 1925 елда Иске Карамалыда янгын чыгып, илле хуҗалык яна. Кешеләр урманга якынрак урнашырга, йортлар салырга мәҗбүр була. Шулай итеп, Яңа Карамалы авылына нигез салына. Шуңа күрә чараларны да һәрвакыт бергәләп үткәрәбез, – ди бәйгене оештыручы Гөлназ Шәмси.

Катнашучылар арасында төрле буын вәкилләре бар иде. Мәсәлән, Роза Закирова бик затлы чигүләр чигә. Улын армиягә озаткач, бик моңсулана әни кеше. Сагышны бераз басыйм дип, чигү эшенә керешә. Бу шөгыль аңа, чыннан да, онытылып торырга ярдәм итә. Боларны искә алып, Роза ханым елап та алды. Улы күптән инде армия хезмәтен үтәп кайткан. Ә әни кеше шөгылен ташлый алмый, чөнки ул күңел тынычлыгы бирә. Рәсем ясау да, чәчәкләр ябыштыру да, чигү дә, шигырь яки җыр язу да – барысы да җан рәхәте, барысы да рухи ләззәт.

– Башка берәр идея килсә, йоклап булмый. Төне буе уйлап чыгасың, шуны тормышка ашырганчы һич тынычлана алмыйм, – ди кул эшләрен күргәзмәгә куйган Роза ханым Ходжанова.

14 яшьлек Зилия Яббарова татар калфаклары ясый икән. Аңа бу эшне мәктәптә өйрәткәннәр, калфакларны ул әнисе белән бергәләп ясаган.

– Калфакны татар кызлары элекэлектән кигән. Бай катлам хатын-кызлары аны энҗе-мәрҗәннәр белән бизәгән, түбән катлам исә җепләр белән чиккән, – дип аңлатты Зилия.

Гөлнара Вәлиева – рәссам. Ул бәйгегә Сабантуй күренеше сурәтләнгән картина алып килгән иде. Гөлнара ханымның укучылары да оста булып чыкты. Алинә Шакирҗанова Африканың тингатинга стилендә ясалган рәсемнәрен тәкъдим итте. Бу – бик үзенчәлекле юнәлеш һәм безнең җирлеккә хас түгел. Әмма Алинә аны бик яхшы үзләштергән.

 – Бу стильне Мөслимдә күрсәтелгән мастер-класста күреп кайттым. Шуннан кызыксынып киттем. Интернеттан эзләп табып, тарихын, ясау ысулын өйрәнеп, укучыларга да тәкъдим иттем, – диде яшь рәссамның остазы Гөлнара Вәлиева. Чара матур үтте. Кемдәдер: “Мондый бәйге кирәкме соң?” – дигән сорау туарга мөмкин. Бу уңайдан районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов болай диде:

 – Без халкыбызның гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырырга бурычлы. Бу элек-электән шулай булган. Ләкин атабабадан күчә торган һөнәрләр хәзер саекты. Хәтта әнидән кызына күчә торганнары да бетеп бара. Балалар әнидән өйрәнеп калырга кирәксенми, чөнки бөтен нәрсәне акча хәл итә торган вакытта яшибез. Чәчәк үстерәсеңме, чигәсеңме, башка нәрсә эшлисеңме – боларның барысы да тырышлык таләп итә. Аны күңел биреп эшлисең. Бу кул эшләрендә – хис. Шушы хисләр белән уртаклашырдай кешеләр булу яшәтә, – диде ул.

 Чыннан да, мондый конкурслар катнашучылар өчен дә, аны караучылар өчен дә кирәк. Син тудырган матурлыкны беркем дә күрмәсә, ни файда?!

Ләйсән Сабирова.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев