Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Идел-йорт” фестивалендә

Халыкның рухын баетучы, иҗат канатларын ныгытырга ярдәм итүче конкурс-бәйгеләр еш уздырыла. Шундыйларның берсе – республикакүләм “Идел-йорт” театр коллективлары конкурсы.

Бәйге быел өч турда узды. Татарстан һәм Россия төбәкләре сәхнәләрендә 250гә якын театр коллективыннан 2 меңнән артык үзешчән осталыгын һәм талантын күрсәтте. 40 коллектив икенче турга узды. Өченче тур 6-15 октябрь көннәрендә башкаланың Ленин исемендәге мәдәни ял комплексында узды.
Призлы урыннар һәм Гран-при өчен быел 12 коллектив көч сынашты. Алар арасында Мөслим мәдәният йорты каршында эшләүче “Якты нур” халык театры да бар иде. Быел район үзешчәннәре тамашачылар игътибарына Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектаклен тәкъдим итте.
Шамил Закиров исемендәге XIX төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча район мәдәният йорты халык театры II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллектив диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан махсус номинацияләр дә билгеләнде. “Беренче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” һәм “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинацияләрендә Гөлнар Фәрхетдинова һәм Булат Хәйретдинов дипломга һәм акчалата премиягә лаек булды.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев