Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүче – район эчке эшләр бүлеге

Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында барган XXIX кышкы спартакиада төгәлләнде. 9 март көнне Метрәй, Әмәкәй авыл җирлекләре һәм гимназия, эчке эшләр бүлеге командалары суперфинал уеннарында көч сынашты.

– Быел спартакиадада 35 оешма-предприятиедән 15 команда катнашты. Командалар саны арта, – ди яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. – Спартакиадага “Август-Мөслим” җәмгыяте дә команда куйды.
Уеннарда да үзгә-решләр булды. Яңа бәйгеләрдән быел троеборье кертелде. Әлеге төр ярышта һәр командадан берәр кеше катнашты. Бәйге шартлары буенча катнашучылар иң элек 16 килограммлы герне ераклыкка атты, аннан, 50 килограммлы капчыкны күтәреп, “приседание” ясады. Соңыннан 20 метр араны, 150 килограмм йөк салынган чана тартып, тизлеккә уздылар. Өстәл теннисында да быел һәр командадан икешәр кеше (1 ир-ат һәм 1 хатын-кыз) катнашты. Канат тартуга һәр командадан 5 кеше чыкты. Шорт-трек исә спартакиада ярышларыннан төшеп калды. Нәтиҗәдә командалар 13 спорт төре буенча көч сынашты.
Авыл җирлекләре һәм оешма-предприятиеләр арасында 1-2 урыннарны яулаган командалар суперфиналга үтте. Җиңүче әлеге биш спорт төре нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Волейбол, мини-футбол, бадминтон мәҗбүри куелган спорт төрләре булса, тагын ике бәйге – йөзү һәм өстәл теннисы жирәбә белән сайлап алынды.
Суперфинал бик киеренке барды. Шулай булмыйни, район эчке эшләр бүлеге һәм гимназия командалары ел саен суперфиналда бил алыша. Метрәйлеләр исә ике ел рәттән спартакиаданың абсолют җиңүчеләре булып танылды! Әмәкәй авыл җирлеге командасы да спартакиадага яхшы әзерлек белән килгән иде. Нәтиҗәдә, Мөслим гимгазиясе дүртенче урында калды. Әмәкәй – өченче, Метрәй авыл җирлеге икенче урынны алды. Район эчке эшләр бүлеге командасы спартакиаданың “абсолют җиңүчесе” исемен алды.
– Быелгы спартакиада күптәннән призлы урыннарга чыкмаган Әмәкәй, Вәрәшбаш, Рус Шуган авыл җирлекләренең финалга үтүе белән истәлекле. Командаларны туплауда авыл башлыкларының хезмәте зур. Шул ук вакытта Үрәзмәт авыл җирлеге икенче ел рәттән ярышларда катнашмады, – ди Илшат Яббаров.
Спартакиадада матур уен күрсәткән егет-кызлар иң яхшы спортчылар буларак бүләкләнде. Волейболда – гимназиядән Фәнис Исламовка, Әмәкәйдән Илнара Шакирьяновага, бадминтонда Метрәйдән Алисә Минһаҗева белән Айгөл Шәйгәрдановага һәм эчке эшләр бүлегеннән Илдар Тәхауов белән Вячеслав Ильясовка тиңнәр булмады. Өстәл теннисында – Метрәйдән Фәнил Баев һәм Алисә Вәлиева, мини футболда гимназиядән Ирек Садретдинов матур уен күрсәтте. Йөзү буенча эчке эшләр бүлегеннән Лилия Бабановага тиңнәр булмады.
Спартакиада елдан-ел популярлаша. Спартакиада чорында спорт залларының халык белән тулы булуы да шуңа ишарәли. “Универсаль спорт залына ял көннәрендә дә тренировкаларга йөрделәр”, – ди Илшат Фазлыев.
Җанатарлар да командаларга ярдәм итә. Метрәй җанатарлары, үз тавышларын ишеттерер өчен, пластик шешәләргә акча тутырып килә. Шул рәвешле җанатарлар тавышына шешә шакылдавы, тимер тәңкәләр челтерәве дә кушыла. “Киләчәктә җанатарлар арасында да бәйге оештырырга исәп бар”, – ди оештыручылар. Спартакиадага карата райондашларыбыз да үз тәкъдимнәрен кертә икән. Быел, мәсәлән, оешма-предприятиеләрдә эшләп чыккан пенсионерлар өчен аерым спорт ярышы оештыру, итекле хоккей уйнау кебек тәкъдимнәр кергән. Киләсе елда спартакиаданың 30нчы тапкыр (түгәрәк дата!) үткәреләчәген исәпкә алсак, яңалыклар аз булмас кебек. Иң мөһиме – спортка мәхәббәт һәм җиңүгә омтылыш сүнмәсен!

Римма Афзалова.
Андрей Митрофанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев