Яшьләр нигә эшләми?
Яшьләрнең күпчелеге эшкә урнаша алмый. Кадрлар җитмәгән чорда нигә эшкә урнашу авыр? Бу проблеманы ничек хәл итеп була?
Сәбәпләре төрле булырга мөмкин
Эшкә урнаша алмау сәбәпләренең берсе – тәҗрибә җитмәү. Яшьләргә көндәшлеккә сәләтле булу өчен тәҗрибә һәм осталык җитми. Күпчелек эш бирүчеләр тәҗрибәлеләрне сайлыйлар, чөнки андый эшчене өйрәтер өчен күп вакыт таләп ителми һәм хаталар да азрак була.
Тагын бер сәбәп – һөнәри белем булмау. Хәзер күп һөнәрләр махсус белем таләп итә, ансыз эш табу авыр.
Икътисадның тотрыксызлыгы да сәбәп булырга мөмкин. Икътисадый кризислар, сәяси реформалар һәм башка социаль факторлар эш базарына тәэсир итә һәм яшьләргә эш табуны тагын да авырайта.
Үткән заман тәҗрибәсе
Элек, Советлар Союзы чорында яшьләрне эшкә урнаштыруны дәүләт үз өстенә алган. Ул чорда эшсез булу начар дип күрсәтелгән, һөнәри уку йортын тәмамлаган һәркем эшкә урнаштырылган. Еш кына эшне дәүләт үзе табып биргән. Юллама белән бөтенләй чит-ят җиргә (шәһәргә, авылга яки бөтенләй башка регионга) эшкә җибәрә алганнар. Яшь хезмәткәр чит җирдә эшкә урнашса, дәүләт аңа яшәр өчен фатир биргән. Бер сәбәпсез эшсез утырган кешегә мәҗбүри эш формасында җәза биргәннәр.
Проблеманы ничек хәл итәргә?
Сәбәпләрне ачыклагач һәм үткән заман тәҗрибәсен өйрәнгәч, нәтиҗә ясарга мөмкин. Дәүләт яшьләргә һөнәри уку йортын тәмамлау белән эш урыны табарга булышырга, ә һөнәр үзләштерергә, белем алырга теләүчеләргә укырга керү мөмкинлекләрен бирергә тиеш. Мәсәлән, югары уку йортына керү имтиханнарын бетереп бушка укытырга була, чөнки бу акча барыбер дәүләткә халык түләгән салым булып кире кайта. Әгәр һөнәр алу мөмкинлеге җинел булса, эш табу да җиңелрәк булачак.
Яшьләр эшләргә телиме?
Элекке заманда эшләгән кешеләр хәзерге яшьләрне ялкау дип саный, чөнки күпчелек яшьләр, бигрәктә зур шәһәрләрдә туып үсүчеләр, буш вакытларын смартфон яки компьютерда утырып үткәрә. Яшьләрнең әз генә эшләп, күп итеп акча аласылары килә. Начармы соң бу? Кайсы яктан карыйсың инде. Әгәр яшь кеше смартфон яки компьютер аша яңа һөнәр үзләштерсә һәм белем алса – яхшы, чөнки шул рәвешле ул тәҗрибә җыя һәм киләчәктә берәр компаниягә эшкә керә яки үз эшен башлый ала. Хәзерге заманда компьютерда эшли белү мәҗбүри. Әгәр яшь кеше смартфон яки компьютерда вакытын бушка үткәрсә – бу гамәлнең файдасы кәеф өчен генә.
Шулай да хәзерге яшьләрне ялкау дип санау, минем уйлавымча, бик дөрес түгел. Яшьләрнең барысы да ялкау түгел. Һәммәсенең дә акча эшлисе, әти-әнисеннән күбрәк хезмәт хакы аласы килә. Әйе, яшьләрнең ата-анасы шикелле колхозда яки заводта авыр эшләрдә эшлиселәре килми, чөнки хәзер заман башка. Яшьләрнең үз байлыклары һәм уңышлары белән мактанасылары килә. Шул ук вакытта аларның яшьлекләрен кызыклы итеп үткәрәселәре килә, шуңа алар әз эшләргә һәм тиз баерга тели. Моның өчен җае да табылып тора.
Яшьләргә булышу кирәкме? Әлбәттә, кирәк. Тәҗрибәсенә һәм белеменә карамастан, һәркемгә эш табарга булышырга кирәк, шул очракта гына яшьләр үзләре теләгән эшне таба алачак.
Ильяс Ибраһимов. Мөслим авылы.
Фото – И.Ибраһимовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев