Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң якты кояшым

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә ул! Ялгышларыбызны, хаталарыбызны кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә әни. Нинди генә яшьтә булсак та, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә ул. Дөньяга аваз салуга ук безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә.

Минем әнием Гөлшат Мөслим гимназиясендә китапханәче булып эшли. Шул ук вакытта 8б классын да җитәкли. Үз эшен бик ярата. Безнең гимназиядә дәреслекләрнең һәрвакыт җитәрлек булуы – аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Конкурсларда катнашырга да өлгерә, укыган китапларына буктрейлерлар да ясый, безне дә өйрәтә. Үзем авырып хастаханәдә ятканда тагын бер тапкыр әнинең иң кадерле кеше икәненә инандым. Минем уйланырга, нәтиҗә ясарга вакытым күп булды.
Әнием миндә иң матур сыйфатлар гына тәрбияли. Тырыш, итагатьле, тәрбияле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы киңәшләрен бирә. Һәр эштә тырышырга, ялкауланмаска кирәклекне кат-кат аңлата. Әни – минем өчен һәр эштә дә үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларыма миннән дә ныграк сөенә, ә борчуларым булса, үземнән дә артык көенә. Шуңа күрә дә әнием белән барлык серләремне уртаклаша алам. Чөнки аңа ышанам. Үземнең дә әниемнең ышанычын аклыйсым, алдагы көндә аның ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешәсем, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит минем иң кадерле кешем!
Алия Солтанова,
Мөслим гимназиясенең 8б классы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев