Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы Иҗтимагый совет – Мөслимдә

Конкурста катнашкан 33 район арасында Мөслим районы Иҗтимагый советы абсолют җиңүче дип табылды.

Узган атнада Татарстан Дәүләт Советында ТР Иҗтимагый палатасы утырышы узды. Анда, узган елда иҗтимагый тормыш өлкәсендә ирешелгән уңышлар күрсәтелеп, гражданлык активлыгын тагын да үстерү бурычлары билгеләнде һәм муниципаль районнарның “Иң яхшы Иҗтимагый советы” конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашкан 33 район арасында Мөслим районы Иҗтимагый советы абсолют җиңүче дип табылды. Утырышта чыгыш ясаган Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыповка Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр ассоциясенең дипломы һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев