Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы балалар театр коллективлары чыгыш ясады

Иң зур бүләк, әлбәттә, тамашачыларның мәхәббәте, җылы алкышлары белән артистларга көч биреп торуы булгандыр. 

Эльвира Гәрәева, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:

– Кышкы каникул көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә җирлегебезнең иң яхшы балалар театр коллективлары – “Сәхнә” (Сал. Мухан), “Нур” (Иске Карамалы), “Шатлык” (Метрәй), “Бусинка” (Михайловка) һәм “Маҗара” (Яңа Усы) – чыгыш ясады. Декорацияләрнең матурлыгы, актерларның костюмнары һәм рольләрне килештереп уйнаулары, музыкаль бизәлеш чыгышларның тулылыгын тәэмин итте. Сәхнәдә чыгыш ясаган балалар үзләрен ышанычлы һәм иркен тота. Театр уйнау алар өчен кызыклы да, горурлык та. Репертуар төрлелеген дә әйтергә кирәк. Халык әкиятләре белән бергә заманча куелышларның да тәкъдим ителүе режиссерларның эзләнүдә булуын, алга карап фикер йөртүен раслый.
Югарыда санап үтелгән балалар театр коллективлары район мәдәният бүлегенең дипломнары һәм кинотеатрга сертификат белән бүләкләнде. Иң зур бүләк, әлбәттә, тамашачыларның мәхәббәте, җылы алкышлары белән артистларга көч биреп торуы булгандыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев