Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң тату сыйныф – гимназиядә

Яр Чаллы шәһәрендә атааналар комитетлары арасында игълан ителгән “Тату класс серләре” республика бәйгесенең финалы үтте. Анда бәйгенең зона этабында җиңгән 27 команда көч сынашты. 

Мөслим гимназиясенең 7б сыйныфы укучылары, беренче унлыкка кереп, конкурс призёры булды. Бәйге ике көн дәвам итте. Беренче көнне командалар визитка белән иҗади номер тәкъдим итсә, икенче көнне проект якладылар. 
Гимназиянең 7б сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре, әби-бабалары класс җитәкчеләре Гөлшат Мөхәмәтҗанова җитәкчелегендә конкурска уку елы дәвамында әзерләнде. Ата-аналар һәм балалар биш юнәлештән торучы “Киләчәккә адымнар” проекты буенча эшчәнлек алып барды. 7б сыйныфының үз газетасы бар һәм ул укучылар көче белән эшләнә. Проектта тәкъдим ителгән “ЖуРаТеГа медиа үзәге” юнәлеше буенча укучылар газета битләрендә репортаж, интервью жанрында төрле сәхифәләргә материаллар әзерлиләр. “Киләчәккә адымнар” проектының һәр юнәлеше буенча башкарылган эшләр әлеге газета битләрендә яктыртылачак. 
– Классыбызда тырыш, акыллы, яңалыкка омтылучы, тәрбияле балалар белем ала. Мәктәп һәм ата-аналар бердәм булганда гына уңышка ирешеп булуын аңладык. Бәйге балаларыбызның дус һәм иҗади булуын күрсәтте. Әти-әниләр кул эшләренә дә, җыр-биюгә дә, аш-суга да оста булып чыкты. Әтиәниләр сыйныфның татулыгы бердәм команда белән эшләүдә икәнен исбатлады, – ди Гөлшат Мөхәмәтҗанова. 
Гөлшат Ильясовнаның укучыларда кешелеклелек, бердәмлек, хезмәт сөючәнлек, дуслык хисләре тәрбияләп кенә калмыйча, 23 укучыны берләштергән классны бер йодрык итеп тотуын да күрдек. Иҗади конкурста туган якка багышланган буыннар бәйләнешен күрсәтүче музыкаль композицияне жюри әгъзалары аеруча җылы кабул итте. Мөҗәһит Әхмәтҗановның – тальянда, Харис Җиһаншинның курайда һәм кубызда уйнавын, кызлар башкаруындагы “Ак калфак” җырын зал тын калып тыңлады. 
– Гимназиялеләр бәйгегә ныклы әзерлек белән барды. Үзләренең проектында балалар бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен – укучыларны виртуаль һөҗүмнән йолып калу, интернет технологияләренең балаларга начар йогынтысын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген калку итеп күрсәтте. Проблемаларны уртага салып сөйләшкән укучылар сынатмады, районга җиңү белән кайтты. Алар белән горурланабыз, гел шулай дус-тату булып калсыннар, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лениза Галимова. 
Конкурста ата-аналар комитетлары да проектларын яклады. 
– Конкурс безнең өчен бик тә кызыклы һәм файдалы булды. Үзебезне төрле яктан ачтык. Әти-әниләрнең осталыгына чын-чынлап инандык. Класс җитәкчебез Гөлшат Мөхәмәтҗанова төн йокыларын йокламагандыр, мөгаен. Район данын да якларга, эшеңне, бердәмлегеңне дә күрсәтергә кирәк бит. Без булдырдык! – ди әти-әниләр. 7б сыйныфының ата-аналар комитеты бәйгенең махсус бүләгенә лаек булды. Бүләк 27 команда арасыннан бары тик мөслимлеләргә генә эләкте. Безнекеләргә кыйммәтле бүләкләр, укучыларга башкаланың тарихи музеена, күңел ачу комплексына һәм курчак театрына билетлар тапшырылды. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев