Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң кирәкле оешма

21 март – Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте – районның иң кирәкле оешмаларының берсе, чөнки ул район үзәгендә яшәүчеләрнең тормышкөнкүрешен кайгырта.
 Беренче  чиратта  җәмгыять үз йортлары белән яшәүче 1671 абонентны, күпфатирлы 60 йорттагы 1246 фатирны һәм Мөслимнең 123 оешма-предприятиесен су  белән өзлексез тәэмин итә. Бу максатка бер айда гына да  Ташлыяр чишмәсеннән 3600 тонна су тотыла.
 – Айлык исәп-хисап нәтиҗәләренә таянып шуны әйтә  алам:  ай  саен  10-12  тонна су югалып бара. Һәрбер абонентка су счетчигы урнаштырылган. Кайбер йортларда хәтта икешәр счетчик та әле!  Су  счетчикларының хезмәт итү вакыты 6 гына ел булуын,  эксплуатация вакыты чыккач, аларның дөрес күрсәтми башлавын күпләр белми, ахры. Счетчикларның паспортына гамәлдәге вакыты 12 ел дип язылган. Бу – җитештерелгәннән соң шул вакыт аралыгында куелырга тиеш дигән  сүз.  Счетчикларга, алты ел эшләгәч, дәүләт тикшерүе үткәрергә кирәк. Ләкин бездә андый  оешма  юк.  Кайдадыр алып бару шактый  кыйммәткә төшә. Шуңа күрә яңаны алып куюдан  да  отышлысы  юк,  – ди оешманың инженер-хисапчысы Лилия Хатбуллина.
 2019  елда  күпфатирлы  59 йортта гомуми су күрсәткечләре җиһазлары подвалларга урнаштырылган. Оешма контролерлары бүгенге көндә районның күпфатирлы 20 йортында булып, счетчиклар буенча мәгълүмат җыеп тапшырырга өлгергән. Бик күп фатиларда куллану вакыты чыккан счетчиклар эшләве дә ачыкланган. Оешма белгечләре хәбәр итүенчә, быел 2015 елда куелган счетчикларның вакыты чыга. Абонентлар счетчикларны алыштырудан баш тартса, су  өчен  исәп-хисап билгеләнгән норматив буенча исәпләнәчәк.
– Торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт җаваплы да, тынгысыз да. Бу өлкәдәге эшне,  аның  авырлыгын  һәм кыенлыкларын  шушы  казанда кайнаган кеше генә тиешенчә бәяли аладыр. Су, җылылык, канализация системалары – аларның һәрберсе төгәллек һәм төзеклек таләп итә. Хезмәтчәннәребез  сынатмый. Кышның иң салкын көннәрендә кайбер йортларда су каткан иде. Проблеманы кыска арада чишә алдык. Җәйлектә үзәккә  үткән сусызлык чорында да  кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Кыенлыклар бары тик иске су торбаларының таушалуы, тузуы сәбәпле генә килеп чыга. Безнең көндәлек эш район халкына уңайлы тормышта яшәү мөмкинлеге бирергә тиеш. Тәүлек буе эшләсәк тә, еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетәбез. Ә бит уйлап карасаң, урам себерүчеләр, ишегалларын җыештыручылар, слесарьлар,  сантехниклар һәм башка күп кенә осталардан башка тормыш-көнкүрешне күз алдына да китереп булмый, – ди җәмгыять җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
 Оешмада бүгенге  көндә 45 кеше хезмәт куя. Мөслимнең төзеклеге дә, чисталыгы да, беренче чиратта, алар хезмәтенә бәйле. Өйләребездә ут бар, кайнар-салкын су агып тора, җылы фатирларда гомер кичерәбез, подъездлар  ремонтланган, ишегалларыбыз ялт итеп тора икән – болар “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән тудырылган. Шушы хезмәтне бәяләп яшәргә өйрәнәсе иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев