Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 Иң күңелле бәйрәм!

Сабантуйларга Елгабаш авылы старт бирде. Елгабашта Сабантуе 5 июньдә үтте.

Елгабаш авылы Сабанту­ен үткәрүдә ел саен шушы авыл егете – бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә гомер итүче Хәбиров Рәшит Галәү улы зур ярдәм күрсәтә. Быел да Рәшит Хәбиров уен-бәйгеләрдә катнашу­чыларга саллы бүләкләр әзерләгән иде.

– Колхозлар таралды, Са­бантуен үткәрергә кеше кал­мады, – ди Рәшит Хәбиров. – Мөмкинлекләр булганда, авыл халкын җыеп, бәйрәм үткәрүне матур гадәткә керт­тек. Халыкны күбрәк җыю ниятеннән бәйрәмне дә рай­онда беренчеләрдән булып үткәрергә булдык.

Сабантуйның милли уен­нары – авыш баганага менү, көянтә-чиләкләр белән су ташу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерүдән тыш, йөгерү, кул көрәше кебек спорт ярышла­ры да оештырылды. Яңа уеннар да тәкъдим ителде. Олысы-ке­чесе, дәррәү кубып, әтәч куды. Тагын бер бәйгедә тоннельдән (полиэтилен пакет) чыгу юлын эзләүчеләр дә булды. Гаилә ярышында әти-әниләргә бала белән бергә аякларын бәйләп йөгерергә туры килде.

Сабантуеның иң көтеп алынган ярышлары – татар­ча көрәш. Аңа, гадәттәгечә, кечкенәләр старт бирде. Көрәш өч яшь категориясендә үтте: 10 яшькә, 18 яшькә кадәр егетләр һәм өлкәннәр арасын­да. Әйтергә кирәк, Елгабаш Са­бантуенда беренче тапкыр кыз­лар да көрәште. Сабантуй ба­тыры исемен Түбән Кама егете Наил Зәйнуллин алды.

– Узган ел коронавиру­ска бәйле Сабантуй бул­мады, шуңа быел халыкка бәйрәм аеруча тансык. Алла­га шөкер, Сабантуй үткәрүдә зур ярдәмчеләребез, көчле иганәчеләребез бар, аларга бик зур рәхмәт! – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Са­дертдинов.

Мөслиха апа Харисова – То­рыш авылы кызы, бүген карт­лар йортында тәрбияләнә. “Бәйрәмне күрергә Мөслимнән үк килдем. Сабантуйда яшьлегемә кайткан кебек бу­лам”, – ди ул.

– Тормыш иптәшем – Елга­башныкы, Сабантуйга Красно­ярдан килдек, – ди Илдархан Вәлиев. – Сабантуй күңелле инде ул! Көрәш карарга яра­табыз, яшь чакта үзебез дә көрәшә идек, хәзер карап кына утырабыз. Атлар чабышын да яратабыз да, кызганыч, хәзер атлар бетте шул. Елгабаш Са­бантуен үзебезнең Рәшит Галәүович оештыра: бүләкләр район Сабантуеныкына тиң, саллы. Ярышларга керми бул­мас!

Әйе, алда әйтелгәнчә, бүләкләр саллы һәм мул­дан иде. Игелекле якташы­быз Рәшит Хәбировның авыл­дашларына ясаган тагын бер бүләге – танылган эстрада җырчылары Раяз Фасыйхов белән Филүс Каһиров чыгыш­лары булгандыр. Җырчылар бәйрәмне тагын да ямьләде. Сабантуйны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре алып барды һәм концерт номерла­ры белән дә чыгыш ясады.

Сабантуена сәүдәгәрләр дә күпләп килгән иде. Бала­лар татлы мамык ашап, батут­та сикереп рәхәтләнде.

Бу атнада сабантуйлар районыбызның калган авыл­ларында узачак. 3 июльдә исә Мөслим Бөтенроссия татар авыллары Сабантуен кабул итә. Бәйрәмнәрне күңелле, матур үткәрергә язсын!

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев