Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү кайтавазы – мәңгелек

Бәйрәмдә катнашучыларны табигать-ана чын мәгънәсендә чыдамлылыкка сынады. Туктаусыз яуган яңгыр, көчле җил, үзәккә үтәрлек суык тантананы үткәрүгә киртә була алмады. Безгә җиңү яулап биргән буынга хөрмәт, патриотизм хисләре барыннан да өстен иде, һәркемнең кәефе күтәренке булды.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей тантанасына районыбыз да зур әзерлек белән килде һәм бәйрәм кайчандагыга караганда да колачлырак үтте. Башында сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамле торган хезмәт коллективлары демонстрациясе һәм яшь армиячеләр парады "Яшьлек" спорткомплексында бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары алдыннан үтте. Район үзәгендәге балалар бакчалары коллективлары үз сафларын Россия һәм Татарстан флаглары төсендәге 350 шар белән бизәсә, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмалар сафын - кыр кухнясы, "Мост" җәмгыяте, коры сөт заводы һәм башка оешмалар рәтләрен сугыш чоры техникалары, ретро машиналар тулыландырды. Бәйрәмне оештыручылар парадта һәм демонстрациядә быел 2517 райондашыбыз катнашты, дисәләр дә, чынлыкта аларның сафы күпкә артыграк булды. Яу кырында ятып калган һәм илгә кайтып вафат булган ветераннарның портретларын тоткан укучылар Мөслим районының "Үлемсез полкын" барлыкка китергән иде. Безнең хәтердә мәңге яшь булып калган күпме якташыбызның хыялы тормышка ашты - ул көнне алар беренче тапкыр Җиңү парадында катнашты. Портретлардан карап торучы курку белмәс якташларыбыз "Без яулап биргән Җиңүнең кадерен белегез!", дип кисәтә иде кебек.

Район башлыгы Рамил Муллин райондашларыбызны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов республика хөкүмәте исеменнән котлауларын җиткерде. Аннары Рамил Хәмзович бертөркем райондашыбызга Мөслимдәге Яшьләр урамында "Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү" республика программасы кысаларында төзелгән 15 квартиралы йорттан фатир ачкычлары тапшырды. Пушкин урамында төзеләчәк шундый ук йорттан фатир алу өчен берничә кешегә сертификат та бирелде.

Бәйрәм район мәдәният бүлеге үзешчәннәре, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге егет-кызлары, мәктәп укучылары һәм ветераннарның "Сүнмәс дәрт" клубы членнары әзерләгән театральләштерелгән күренеш белән дәвам итте. 220 кешене берләштергән массовка вакыйгаларның берьюлы берничә урында баруы белән үзенчәлекле булды. 41нең ямьле җәе. Авыл халкы печәнгә төшкән, мәктәптә чыгарылыш кичәсе, авылда туй гөрли, Сабантуй тантана итә... Гитлер Германисенең сугыш башлавы барысын да челпәрәмә китерә. Авыл ир-егетләрен фронтка озата. Театральләшкән күренеш яу кырындагы аяусыз көрәшне дә, Ленинград чолганышын да, сугыш тынган арадагы күңел ачуны да, Рейхстагка Җиңү байрагы кадагын мизгелләрне дә хәтерләрдә яңартты. Һавага "Форпост" яшьләре ясаган тынычлык символы булган күгәрченнәр тагылган ак шарлар күтәрелде.

Хезмәт коллективлары вәкилләре венок салу өчен тантана урыныннан сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына юнәлде. Бәйрәмдә гадәттәгечә кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасы тәкъдим ителде, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре теләүчеләрнең артериаль кан басымын үлчәде.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм бәйрәмне лаеклы үткәрү максатында акча средстволары туплау өчен район оешма-предпиятиеләре коллективлары бер көнлек хезмәт хакын "Победа" фондына күчерде. Фондка 1 млн сумнан артык акча средствосы тупланып, ул тантанага әзерлек һәм бәйрәмне үткәрү чыгымнары өчен тотылды.

Бәйрәм көнне Елгабаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин, район активы, обелискны төзүдә матди ярдәм күрсәткән Алабуга "Агропром юл төзү" җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбиров, авыл халкы катнашты.

9 май көнне тагын бер зур чара үтте - Мөслимдәге Бакча урамында район җитәкчелеге һәм ветераннар белән берлектә тыныч үткән җитмеш ел санынча алмагачлар утыртылды. Недзвецкий сортлы бу алмагачларның чәчәге дә кызыл булып, хуш исле булып ата икән. "Киләчәктә бу урамда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган аллея булачак. Бу агачларны күз карасыдай саклап үстерү җиңүчеләр буынына безнең хөрмәтебез булачак. Гомумән, Мөслимдә бәйрәм чаралары үз югарылыгында узды. Аны әзерләүгә һәм үткәрүгә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә, Җиңү парадында катнашучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм", - диде Рамил Муллин.

9 май кичендә "Яшьлек" спорткомплексында бәйрәм аккорды булып, җиңү салюты яңгырады.

Р. S. 18 май көнне район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур концерт булачак. Дүшәмбе көнне 19.00 сәгатьтә мәдәният йортына рәхим итегез!

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев