Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң актив ДНД отряды вәкиленә 5 мең сум премия бирелде

Җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружиналарының роле зур. ДНД (ИХД) отрядларының эшенә югары бәя бирелүен дә әйтергә кирәк. Соңгы елларда җәмәгать тәртибен саклауда аеруча активлык күрсәтүчеләргә премияләр дә бирелә башлады.

Татарстан Республикасында халык дружиналарының эшчәнлеген координацияләү буенча республика штабы 2016 нчы ел йомгаклары буенча "Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашканы өчен" дигән исемдәге чираттан тыш премиягә тәкъдим ителүчеләрне ачыкланды. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге тәкъдиме белән ике кеше 5000 сум күләмендә (салым өлеше чигерелеп) чираттан тыш премия белән бүләкләнә. Алар - сәнгать мәктәбенең ирекле халык дружинасы командиры һәм картлар һәм инвалидлар йортының халык дружинасы әгъзасы.

Районыбызда яшәүче һәр кеше җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаша һәм хәбәрсез югалучыларны эзләүдә ярдәм итә ала. Исегезгә төшерәбез: хәзер аларның хәрәкәтләре "Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында" гы Федераль законның (2014 нче ел, 2 апрель) ирекле дружиначыларның эш-хәрәкәтләренә хокук бирүче 44-ФЗ санлы маддәсенә нигезләнә.

Лилия Бабанова,

район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев