Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәмерне легаль булмаган сату очраклары турында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләр контрольлек чаралары үткәрүгә нигез сыйфатында бик мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Хәмер базарындагы проблемаларның актуальлегеннән чыгып, системада "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) аның әйләнеше" дигән махсус бүлек булдырылды. Аның модераторы - Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы. ТР...

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләр контрольлек чаралары үткәрүгә нигез сыйфатында бик мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Хәмер базарындагы проблемаларның актуальлегеннән чыгып, системада "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) аның әйләнеше" дигән махсус бүлек булдырылды. Аның модераторы - Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 1 гыйнварыннан "Халык контроле" системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм (яки) аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүматлар тапшырган гражданнарны матди кызыксындыру турында карар кабул итте. Узган атнада гражданнарны матди кызыксындыруга 1 миллион сум бүлеп бирү турында ТР Министрлар Кабинетының тиешле боерыгы да имзаланды.

Матди түләүләрнең күләме түбәндәгечә билгеләнгән:

- җинаять җаваплылыгына тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 3000 сум;

- 100 литрдан артыграк спиртны, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп, административ җаваплылыкка тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 2000 сум;

- 10 нан алып, 100 литрга кадәрге спиртны, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп, административ җаваплылыкка тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 1000 сум.

Алкогольле яки спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматларны урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, "Халык контроле" бүлекләренең берсендә, фотосурәт белән (фотосурәт - мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозучы турында мәгълүмат кына урнаштырырга кирәк. Кагыйдә буларак, бу - мөрәҗәгать итүче фикеренчә, закон бозуга юл куелган сәүдә объекты фотосурәте.

Урнаштырылган мәгълүмат ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, үзләренә йөкләнгән вәкаләтләр чикләрендә (мониторинг, планнан тыш тикшерү, административ тикшерү, оператив-эзләү чаралары үткәрү), карап тикшерелә.

Карап тикшерү йомгаклары "Халык контроле" бүлегендә заявка урнаштырылганнан соң, 10 көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла. Мәгълүматны карап тикшерү күп вакыт таләп иткән очракта, заявканы карап тикшерү срогы 30 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин.

Ачыкланган закон бозу фактлары буенча гаепле зат, алкогольле яки спиртлы продукциясе конфискацияләнеп, административ җаваплылыкка җәлеп ителгән очракта, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге, җибәргән мәгълүматы әлеге административ тикшерү өчен нигез булып хезмәт иткән мөрәҗәгать итүче белән, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетын теркәгәндә мөрәҗәгать итүче күрсәткән телефон яки электрон почта адресы аша, административ җаваплылыкка тарту турында карар законлы көченә кергәч, бер тәүлектән дә соңга калмыйча, элемтәгә керә.

Мөрәҗәгать итүчегә, матди түләү алу өчен, мөрәҗәгать итүченең яшәү урынына якын булган ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органына мөрәҗәгать итү тәкъдим ителә.

Матди түләү алу өчен кирәкле документлар:

- банк реквизитларын һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны күрсәткән гариза;

- РФ гражданының паспорт күчермәсе;

- ИНН күчермәсе;

- СНИЛС күчермәсе;

- законлы көченә керү турында билге белән, административ җаваплылыкка тарту турында карар яки җинаять эше буенча хөкем карары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев