Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтне саклау буенча укулар үткәрелә

Республиканың агропромышленность комплексы хезмәт вакытында булган төрле күңелсез очраклар һәм яраланулардан килеп туган үлем очракларының еш булуын хәбәр итә. Әлеге күңелсез хәлләрнең еш килеп чыгуы. Җитәкчеләрнең, белгечләрнең һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау турындагы белемнәрнең тиешле дәрәҗәдә булмавы, профессиональ авырулар һәм җәрәхәтләнүләр буенча профилактика эшенең тиешле дәрәҗәә оештырылмавы белән аңлатыла. РФ Хезмәт турындагы кодексының 225 матдәсе нигезендә, эшкә алынган һәр яңа хезмәткәр хезмәтне саклау буенча махсус уку узарга тиеш. Әлеге максаттан, "Агробизнес кадрларын яңадан укыту буенча татар институты" федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе тарафыннан агропромышленность комлпексы тармакларында эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр өчен, хезмәтне саклау буенча укулар үткәрелә. Укулар урыннарга чыгып оештырыла һәм уку ахырында уку турындагы таныклык бирелә. Бер кешене укыту бәясе 1500 сум тәшкил итә. Түләү хезмәткәрне укырга җибәргән оешма тарафыннан башкарыла. Мөслимдә мондый укулар 16-18 январь көннәрендә узачак. Агропромышленность тармагында эшләүче оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләрен әлеге укуларда катнашырга чакыралар. Укулар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында иртәнге 8 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев