Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә бәясе

Билгеле булганча, узган атнаның шимбә көнендә сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу көнне бертөркем табиблар котлау-тәбрикләүләр дә кабул итте.

Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Морзаханов Рамил Әзһәр улы, шәфкать туташлары Гыйльфанова Резидә Рәис кызы, Хантимерова Лүзия Зыятдин кызы, Нәбиева Илмира Ягъфәр кызы, бухгалтер Вәлиева Зөһрә Гыйбадулла кызы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

***

Шәфкать туташлары Рахмаева Дилә Гыйльмегаян кызы, Бәдертдинова Нәркизә Надиф кызы, санитарка Гыйльметдинова Марсила Миңнедәриф кызы ТР сәламәтлек саклау министры Рәхмәтенә лаек булды.

***

Вәрәшбаш ФАПы фельдшеры Сәхбиева Ландыш Зәһлүл кызы, әйдәүче программист Әхкыямов Альберт Разил улы Мөслим муниципаль районы Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

***

Шәфкать туташлары Харитонова Эльвира Мирхаҗиян кызы, Исанаева Гүзәл Вәзир кызы, санитарка Афзалова Альбира Мирзасалих кызы, машинистка Хәсәнова Эльвира Ирсал кызы район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

***

Терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт Шәйгәрданова Наилә Шәех кызы, участок табибы-терапевт Таишева Алсу Рәхим кызы, шәфкать туташлары Зарипова Гүзәл Фоат кызы, Фәрдиева Гакыйлә Сәгыйрь кызы, фельдшер-лаборант Кәлимуллина Ләйсән Мәхмүт кызы, Шуганка ФАПы мөдире Шәгалиева Луиза Әүхәди кызы, Баек ФАПы фельдшеры Гафурова Рәйлә Рәшит кызы, фельдшер Гыйльманова Рәмзия Мөдәррис кызы, санитарка Гыйләҗева Алмадия Арсин кызы район үзәк хастахәнәсенең Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

***

Теш технигы Зәкиев Бари Галимҗан улы, рентгенолаборант Сәйфуллина Инзилә Индус кызы, шәфкать туташы Тимашева Нурания Наил кызы, Түреш ФАПы фельдшеры Солтанова Фәнүзә Мотавал кызы, Исәнсеф-Чишмә ФАПы фельдшеры Мотавалова Рәмзия Рүфәт кызы, шофер Нургалиев Расил Шакир улы, сестра-хозяйка Мәрданшина Зилара Рафис кызы, санитаркалар Ситдыйкова Альбина Мирзаһит кызы, Лотфуллина Халидә Әхәт кызы, повар Әхмәдиева Сәрия Гарифян кызы, уборщица Саттарова Рәфидә Вакыйф кызы район үзәк хастаханәсе баш табибы Рәхмәтенә лаек булдылар.

***

Табиб-хирург Хәйртдинов Рамил Рафаил улы, шофер Вагыйзов Наил Вазыйх улы, ЭВМ операторы Вәлиева Гөлфия Илгиз кызы район үзәк хастаханәсе профсоюзының мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев