Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрчеләребез яза: этләрегезне бәйдән ычкындырмагыз!

Октябрь ае бигрәк матур, җылы булды. Якшәмбе көнне дусларыма догалар кылып кайту нияте белән Мөслим зиратына юл тоттым. Көн матур, җиле дә, яңгыры да юк, изге ният белән киттем. Тыныч йоклагыз, дип изге теләкләр теләп кайтырга чыктым. Колхоз урамына кергән идем этләр өере ыржайган тешләре белән , сине ашыйбыз, дигәндәй...

Октябрь ае бигрәк матур, җылы булды. Якшәмбе көнне дусларыма догалар кылып кайту нияте белән Мөслим зиратына юл тоттым. Көн матур, җиле дә, яңгыры да юк, изге ният белән киттем. Тыныч йоклагыз, дип изге теләкләр теләп кайтырга чыктым. Колхоз урамына кергән идем этләр өере ыржайган тешләре белән , сине ашыйбыз, дигәндәй иярделәр. "Нельзя, нельзя",- дим. Мин туктыйм, алар да туктый... "Кабалар инде хәзер, мине ботарлыйлар инде, бетте баш",-дип начар уйлар уйлыйм. Мин атласам, этләр дә арттан иярәләр, өрәләр куркыныч итеп. Кесәдә 1 кап шырпы бар иде, шул шырпыны ераккарак аттым. Этләр аны ризык дип белгәннәрдер инде, шунда чаптылар, ә мин алга таба йөгердем. Пушкин паркында эскәмиягәутырып хәл җыйдым. Аллаһы Тәгалә бу кешегә имәгез, ул бит изге юлда йөри дигәндер инде. кардиомагнил эчтем дә яттым.

Хәзер Мөслим урамнарында этләр тукланырлык ризыклар юк, отходларны культуралы капчыкларга салып чүп машинасына салабыз. Этләрегезне зинһар ихатагызда бәйдә асрагыз. Эт симерсә хуҗасын да тешли, диләр. Ә безнең бит иртән сабыйлар -1-3 класс балалары да мәктәпкә баралар. Эт талау очракларын 03 сводкасында язалар. Аллам сакласын.

Флюра Дәүләтшина.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев