Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрчеләребез яза: дин сабакларын өйрәнәбез

Мәдрәсәдә яңа уку елын башлап җибәрү турында Вәрәшбаш авыл мәчетендә чәй табыны артында сөйләштек. Атнаның кайсы көнендә кемнәр килә, кемнәр хәреф өйрәнә, балалар нинди көн билгеләнә - шулар турыда сөйләшү булды. Кичәне авылыбызның хөрмәтле кешеләре Тәзкирә абыстай һәм Сәхипҗан мулла, Гөлсинә Кирамова оештырды. Гөлсинәбез гарәп грамматикасын да өйрәтә, балаларны да...

Мәдрәсәдә яңа уку елын башлап җибәрү турында Вәрәшбаш авыл мәчетендә чәй табыны артында сөйләштек. Атнаның кайсы көнендә кемнәр килә, кемнәр хәреф өйрәнә, балалар нинди көн билгеләнә - шулар турыда сөйләшү булды. Кичәне авылыбызның хөрмәтле кешеләре Тәзкирә абыстай һәм Сәхипҗан мулла, Гөлсинә Кирамова оештырды. Гөлсинәбез гарәп грамматикасын да өйрәтә, балаларны да укыта. Мәчеттә 18 укучы һәм яңа укырга өйрәнүче 6 кеше бар иде. Укулар атнаның 5 көнендә үтәчәк.

Үзем турында әйтим әле. 45 ел бер ялсыз: 5 ел - колхозда, 15 ел - клуб мөдире, 25 ел почта бүлегендә начальник та, хат ташучы да булып эшләдем. Пенсиягә бер ай кала бик каты авыруга юлыктым. Җиде ел, хәлсез булып, урын өстендә булдым. Бервакыт күршеләрем: "Әйдә мәчеткә, вәгазь тыңларбыз, намазга да өйрәнерсең",- дип алып бардылар. Шунда мин җаныма рәхәтлек таптым. Хәзер җомгадан да, үткәрелгән чаралардан, бәйрәмнәрдән дә калганым юк. Тәзкирә апа белән Сәҗипҗан абыйга зур рәхмәт. Алга таба да шулай матур яшәргә, ислам кушканча яшәргә язсын. Дөньяларыбыз имин, тормышларыбыз бәрәкәтле булсын!

Хәмдия Әхмәтшина.

Вәрәшбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев