Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатларда – тормыш сулышы: Вәрәшбаш авылы ничек яши?

"Авыл утлары" газетасыннан танышып барабыз: районыбыздагы күп авыллар зур үзгәрешләр кичерә, дип яза безгә Вәрәшбаш авылыннан Илгизә Хәйруллина. Шулар белән беррәттән Вәрәшбаш авылы да төзекләнә, матурлана.

Районнан ерак түгел авылыбыз. Табигате бик тә матур: ургылып агучы саны булмаган чишмәләре, җиләкле яланнары, балыклы тирән күлләре, төзелеш өчен кирәкле булган ташлы, комлы ярлары белән дан тотучы зур авыл ул. Авыл яныннан гына асфальт юл уза. "Авылыбыз егете мәрхүм Расыйх тырышлыгы белән салынган юллар" дип, һәрвакыт искә алып үтәбез. Тик соңгы елларда авыл урамнары инде машина белән дә, җәяү дә үтә алмаслыкка әйләнгән иде. Менә безнең тар гына I Май урамында язын-көзен урамның икенче ягына чыгу бик тә кыенлашкан иде. Машина белән кузгалсак, "кайда батырбыз" дип бара идек. Авыр йөк машиналары йөреп, тирән чокырлар ясалып беткән иде. Шул ук вакытта авылдан ерак та түгел гравий ятмалары. "Авылыбызның урамнары нигә юлсыз, гравий җәйдерерлек җитәкче юк микәннни соң?"- дип уйлый идем. Шөкер, быел урам юлларыбыз төзекләндерелде, көзге яңгырларда да рәхәтләнеп йөрдек. Кич белән йөрергә чыккач, сөенеп үтәбез. Урамнар якты, юллар чиста.

Авыл кешеләренең өметләрен аклап, үзара салым акчасына, барлык урамнарда да юл күтәртелеп, гравий җәелде. Бу зур хезмәткә күпме оештыру, никадәр тырышлык кирәк? Ул бит бер генә урамлы авыл түгел, урамнары да таулы һәм чокырлы. I Май урамында яшәүче Зәкәрия Нәфыйковлар турына яз көне басудан су төшә иде, ул тирәгә дә тимер торба һәм бер йөк гравий салдырып, урамны рәтләделәр.

Башка авыллардагы кебек бездә дә линияләр өчен куркыныч тудыручы зур агачлар бар иде. Алардан да котылып киләбез. Аңлаган кешегә зур, биек агачларны кисүе җиңел түгел, вакыт һәм чыгымнар сорый торган зур эш бит ул.

Авылны төзекләндерү белән бергә аның кешеләре турында да онытмыйлар. Соңлап булса да язасым килә: Өлкәннәр көненә багышлап, клуб мөдире Рамил Сәхәүетдинов, авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова һәм секретаре Альфира Җиһангирова, техник хезмәткәр Зөлфинә Мәрдәншина, мәктәп укучылары бергәләп кичә оештырды. Үзләре инде әни булсалар да, беренче укытучылары Галия апа Ибатуллинаны, Тәзкирә апа Низамиеваны зурлап, аларга багышлап шигырь сөйләүләре, җырлар башкарулары, Ләйсирә Мәрдәншинаның (инде олы яшьтә булуына карамастан) үзенең язган шигырьләрен яттан сөйләве бик тә истәлекле булып күңелләрдә калды. Гармунчылар берсе артыннан икенчесе моңлы көйләр сыздырды, укучылар "Мунча ташы" артистларыннан калышмыйча, скетч күрсәттеләр. 80 яшьлек Флера апа Галиеваның, Әнүзә Әхмәтованың җырлауларына сокландык. Авылда яшәүче барлык милләт кешеләре дә чакырылган иде бәйрәмгә.

Авылда мәңгелеккә күчкән кешеләрне, яшьме ул, картмы, шулкадәр хөрмәтләп, аның яхшы якларын искә алып сөйләп, барысы да җыелып соңгы юлга озаталар. Бу бик тә игелекле эш авыл кешеләренә карата хөрмәт һәм зур рәхмәт хисләре уята. Зиратта муллабыз Сәхипҗан хәзрәт Бәдретдинов тарафыннан оештырылган өмәләрдә дә барысы да актив катнашалар. Гадәттә өмәләр яз көне оештырыла иде. Быел көз көне дә авыл җирлеге һәм Сәхипҗан хәзрәт җитәкчелегендә зур өмә оештырылып, чистарту эшләре башкарылды.

Тагын бер олы сөенечебез - мәчетебез гөрләп эшли. Анда барасы гына килеп тора. Тумыштан ук укытучы булган, авылын, табигатен, халкын зурлап гомер иткән, туган авылының ничә буын балаларына, үзенең йөрәге аша үткәреп, ана телебезне укыткан Тәзкирә апа ничә еллар инде бөтен галәм китабы Коръәнне өйрәтә. Сәхипҗан хәзрәт һәм укытучыбыз Тәзкирә абыстай Коръән мәҗлесләребезне дә бик тә мәгънәле итеп үткәрәләр. Үтемле һәм файдалы вәгазьләрне күңелләребезгә ярып салалар. Коръән мәҗлесләре - безнең өчен сыйлану гына түгел, тыңлап туймаслык бер дәрес тә. Мәчеткә актив йөрүчеләр дә, ярдәм итүчеләр дә күп. Үзенең тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, мәчетне үз өедәй җыештырып, без - шәкертләрне ягымлы карашы белән каршы алучы Фәния Фазлыеваны яратып һәм хөрмәт итеп, "мәчет Фәния" дип йөртәбез. Сәламәт булсын, беркайчан да авырмасын, дип телибез. Фиразия Мөхәммәтшинаның оста итеп мәчет өчен кирәк булган бөтен тегү эшләрен башкаруы, без йомшакта утырсын өчен урындык җәймәләренә кадәр тегүе, җыештырырга җыелсак, үз өендәгедәй шулкадәр бөртекләп эшләве барыбызда да соклану уята. Шулай тырышып, булганына шөкер итеп, матур яшәргә омтыла, булдыра алганча төзеп, яңартып яши авыл халкы. Аларны шушы эшләргә туплапуда Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннаповага рәхмәт. Җирлегебезне төзекләндерү һәм матурайту да алга таба да тырышып эшләргә, уңышларга ирешергә язсын.

Илгизә Хәйруллина.

Вәрәшбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев