Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлдән – сметанник

Кибетләрдә сметанниклар­га сорау зур. Төрле җитештерүчеләрнең камыр ризыкла­рын яратып ала­быз. Ләкин өйдә үзең пешергәненә җитәме соң?! Мөслимдә яшәүче Гүзәл Нәҗмиевадан бик тәмле сметанник рецеп­ты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: 200 грамм акмай, 1 йомырка, 1,5 чәй калагы көпшәкләндергеч (раз­рыхлитель), 2-3 стакан он, ярты стакан шикәр комы.

Эчлек өчен: 500 грамм кибет каймагы, 4 йомыр­ка, бер пакет ванилин, 3 аш калагы шикәр комы.

Әзерләү тәртибе: он белән акмайны яхшы­лап уып, уалчан камыр ясыйбыз. Шуңа йомырка, көпшәкләндергеч, шикәр комы кушып, йомшак кына камыр басабыз. Ка­мырны табага җәеп, борт­ларын өскә калдырып ур­наштырабыз.

Йомырка, ванилин, шикәр комын яхшы­лап болгатабыз да, әлеге массага кибет каймагын салып, яхшылап болга­табыз. Әзер эчлекне ка­мырга салабыз. Алдан җылытылган духовкага тыгып, 180 градус кай­нарлыкта пешерәбез.

Пешкәч, эчлеге каба­рып китмәсен өчен, сал­кын җиргә куеп торабыз.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев