Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Гыйлем нуры" бәйгесе узды

29 май көнне Лениногорск шәһәренең "Ихлас" мәчетендә хатын-кызлар арасында республикакүләм "Гыйлем нуры" бәйгесе узды.

Ул милли тарихыбызны җанландыру, гыйлем алуга мәхәббәт уяту, мөселманнар арасында дуслык мөнәсәбәтен ныгыту, аларның җәмгыяттәге урынын югарыга күтәрү өчен нигез әзерләү максатыннан быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Бәйге сораулары дин һәм милли тарих нигезләренә корылган иде.

Чарада Татарстанның төрле районнарыннан килгән 12 команда үз көчен сынады. Мөслим районы мөхтәсибәтеннән әлеге бәйгедә 4 кешелек команда (Сәрия Шакирова, Зөһрә Шәйхлисламова, Илсөяр Галиева, Рисалә Әгъзамова) катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча гран-при Сарман районы командасына бирелде. Калган барлык катнашучылар грамота һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

 Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев