Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТО нормативларын тапшырачаклар

Сәламәтлекләрен кайгыртып райондашларыбыз актив рәвештә ГТО нормативларын тапшыра.

“Сәламәтлекләрен кайгыртып һәм егәрлекләрен сынап, соңгы вакытта райондашларыбыз актив рәвештә ГТО нормативларын тапшыра. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расил Фәттахов белән узган очрашуда медицина хезмәткәрләре “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура-спорт комплексы белән танышты. Нормативларны системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче 6 яшьтән өлкәнрәкләр тапшыра ала. 11 яшь төркемен үз эченә алган ГТО комплексын район үзәк хастаханәсе һәм поликлиника хезмәткәрләре август аенда тулы составта тапшырырга планлаштыра. ГТО комплексы нормативларын үтәргә теләүчеләр һәм физик культура буенча төп медицина төркеменә керүчеләргә табиб-терапевт яки педиатрдан сәламәтлек төркеме күрсәтелгән тиешле медицина бәяләмәсен рәсмиләштерү сорала”, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев