Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТО бәйрәме үтте

Августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Яшьлек" спорткомплексында яшь спортчылар белән бәйрәм оештырылды.

Иң элек балаларны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров бәйрәм белән котлады. ГТО берләшмәсе җитәкчесе Илдар Мадьяров ярышларның тәртибен аңлатты һәм Шамил Мадьяровка ГТОның алтын билгесен тапшырды. Егет-кызлар дүрт төрдә (озынлыкка сикерү, тартылу, отжимание һәм пресс) ГТО нормативлары тапшырды. Нәтиҗәдә Әмир Гамиров "Иң пластик (Самый пластичный)" исеменә лаек булды. Динара Миннеханова иң көчлесе булып танылды. Камилла Московая озынлыкка сикерүчеләр арасында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Абыйсына ияреп килгән Шамил Кондратьев иң сыгылмалы булып чыкты. Бәйрәм уңаеннан балаларны тәм-томнар белән дә сыйладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев