Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипптан сакланыгыз!

Кышын без күбрәк бина эчендә, җилләтелми торган бүлмәләрдә күп вакытыбызны үткәрәбез. Ә һавасыз бүлмәдә вируслар тиз үрчегәнен беләбез инде. Шуңа күрә көн буе офисларда утыручылар куркыныч астында. Грипп белән авырмас өчен һәм аның авыр нәтиҗәләреннән дәваланып, интегеп йөрмәс өчен гап-гади гигиена кагыйдәләрен үтәү дә җитә. 

КУЛЛАРЫГЫЗНЫ ЮЫГЫЗ 
Микроб, вируслардан котылуның иң беренче һәм үтемле ысулы – кул юу. Ашар алдыннан гына түгел, даими рәвештә сабынлап юыгыз. Бүлмәдә утырган авыру хезмәттәшегез бер төчкердеме, йөткердеме – зарарлы тамчы кисәкчекләре учка утыра. Мондый куллар белән ризык тотып ашамасагыз да, күзләргә, иреннәргә, борынга кагылып алу да җитә. Вирус организмга шул рәвешле үтеп керә. Шулай ук вирусларның оясы – ут өзгечләре, ишек тоткалары, телефон трубкалары. Аларга тотынган авыру кешенең вируслары башкаларга бик җиңел күчәргә сәләтле. 
ҮБЕШМӘГЕЗ 
Ничек кенә кыен булса да, эпидемия чорында якыннарыгыз, дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез белән битләрдән үбешеп, кочышып исәнләшмәгез һәм саубуллашмагыз. Бу кайбер хатын-кызларга кагыла. Ир-атлар да кул кысышуларны киметсә, яхшырак булыр. 
ВИТАМИННАР ЭЧЕГЕЗ 
Иммунитетны ныгыту өчен, табиб белән киңәшләшеп, мультивитаминнар эчегез, күбрәк яшелчә ашагыз. С витаминына бай булган лимон, әфлисун, аскорбинка витамины һәм микробларга каршы көрәшүче сарымсак, суган кебек яшелчәләр, бөтнек, мәтрүшкә чәйләре һәрвакыт өстәлдә булсын. 
ҖӘЯҮ ЙӨРЕГЕЗ 
Организмның вирусларга каршы торучанлыгын арттыру өчен сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк. Тәмәке тартмаска, туклыклы һәм файдалы ризык ашарга һәм физик активлыкны булдырырга. Офиста эшләүчеләргә иртәнге зарядка, баскычтан җәяү йөрү, көн саен урамга чыгып 30 минут йөреп керү ярдәмгә килер. Әлбәттә, йокы 8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. 
ОКСОЛИН МАЗЕ СӨРТЕГЕЗ 
Өйдән чыкканда борын куышлыгына оксолин мае сөртегез. Бу чара вирусларга үзе бер киртә. Шул ук максатта бор вазелинын файдаланырга була. Эпидемия чорында аларны борынга көнгә 2-3 тапкыр сөртергә кирәк. Борынга сарымсак согының су белән кушылмасын (1:10) тамызу да яхшы нәтиҗә бирер.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев