Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гриппка каршы торып буламы?

Гриппның төп билгеләре: югары тән температурасы, туңу, калтырану (озноб), кискен хәлсезлек, баш авырту, мускул һәм буыннар авырту.

Гриппка каршы торып буламы?

Җәй ахырында ел да шулай – олысы, бала-чагасы йөткерә, төчкерә, томаулый башлый. Кисәк кенә көзгә атлап керүебез шулай тәэсир итә, күрәсең. Быел да сентябрь аенда гриппка каршы вакцинация үткәрә башладылар. Район үзәк хастаханәсенә гриппка каршы вакцина 9600 доза күләмендә кайтыр, дип планлаштырыла. Дәүләт программасы нигезендә түләүсез кайтарылучы әлеге вакцинаның бер өлеше – 3000 дозасы балаларга исәпләнгән.

– Өлкәннәргә – “Совигрипп”, балалар өчен “Ультрикс” исемле вакцина кайта башлады. Бүгенге көндә 600 райондашыбызга гриппка каршы әлеге процедура үткәрелде. Район халкына борчылыр урын юк. Вакцина җитәрлек күләмдә кайтачак. Профилактика чарасы сентябрь ахыры-октябрь башларында төгәлләнер, дип уйлыйбыз, – ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Күп кенә әти-әниләр, гриппка каршы ясатылучы әлеге вакцинадан баш тартып, сабыйлары йөрүче балалар бакчалары, мәктәпләргә гаризалар яза. Аны ясату яисә ясатмау – һәркемнең үз эше.

– Гриппка каршы вакцина ясатмыйча калганым юк. Өч ел дәвамында ясаттым. Быел да ясатачакмын. Шул уколны кадаганнан соң, кыш буе бер дә авырмадым. Озак яшәүнең, сәламәтлегемнең сере – тиешле даруларны вакытында кабул итүдә, вакцина ясатуда, хәрәкәттә, кешеләр белән яратып аралашуда, – ди Мөслимдә гомер итүче 95 яшьлек Фәймә Сөләйманова.

Табиблар гриппка каршы вакцина иң беренче чиратта мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, хроник-соматик авырулар белән исәптә торучыларга (йөрәк, кан басымы, тын юллары һәм үпкә чирләре, хроник бөер авырулары, матдәләр алмашы бозылу һәм шикәр чире белән интегүчеләргә һ.б.), һөнәре буенча кешеләр белән күп аралашырга туры килүчеләргә, респиратор авырулар белән еш авыручыларга ясалырга тиеш, дип белдерә.

Вакцина ясату тыелган төркем дә бар. Алар – йомырка агына аллергиясе булганнар, алдагы елларда гриппка каршы вакцина ясатып, шуннан соң аллергиягә дучар булганнар һәм инде гриппка каршы вакцина ясатам дигән вакытта авырып торучылар. Җиңел генә томау төшкән булса да, вакцина ясалырга тиеш түгел, дип кисәтә белгечләр.

– Вакцина ясалырга тиеш булып та, ясатмаучылар еш очрый. Сезнең сәламәтлегегез бары тик үзегезнең кулда! Авыруның бик авыр формада узып, куркыныч өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин икәнен дә онытмагыз. Гриппка каршы тору өчен организмны чыныктыру, дөрес туклану гына җитми, прививка да вакытында ясалырга тиеш. Прививкадан соң кеше организмында барлыкка килүче антитәнчекләр грипп вирусына каршы тора ала һәм иммунитет та ныгый, дигән сүз. Авырган очракта да, прививка ясатканнар чирне җиңелрәк кичерә, – ди районның баш табибы Рамил Морзаханов.

Узган елгы грипп сезонында еш кабатлана торган катлаулы вируслы пневмония очраклары күп булды, диләр табиблар. Ачыкланганча, район үзәк хастаханәсенә вируслы пневмония белән керүчеләрнең берсенең дә гриппка каршы прививка ясатмаган. Шулай булгач, нәтиҗәне үзегез ясагыз.
Прививка ясату өчен райондашларыбыз авыл фельдшерларына, участок табибларына мөрәҗәгать итә ала. Дәвалануның халык ысулларын да онытмыйча, суган һәм сарымсакка өстенлек биреп, лимонлы, имбирьле чәйне күбрәк эчегез, өстәлегезне витаминлы ризыклар белән баетыгыз. Сәламәт булыгыз!

Лилия Шәймиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев