Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Греция уены остасы

“2017 елның иң яхшы бадминтон тренеры” исемен дә алды райондашыбыз, 2016 елда ТР бадминтон федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм югары категорияле тренер исеменә лаек булды.

Спорт дөньясында Инсаф Ханов исеме күптән билгеле. Киләчәген спорт белән бәйләячәге кечкенәдән билгеле була. Мәктәптә укыганда шахмат, өстәл теннисы, футбол, хоккей уеннарында беренчелекне бирмәгән улына карап, әнисе Илүсә апа “И улым, спорт дисең дә, укуың кала бит! Спортчы булсаң ярар иде дә, башлагансың икән ташлама, ахыргача бар инде,” – ди торган була.

Инсаф 5 класста укыганда Мөслим урта мәктәбе артында беренче хоккей корты төзелә. Малайны шугалактан, тәмам караңгы төшмичә, алып кайтып та булмый. Фәндүс Галиев исеменә үткәрелгән турнирларда да призлы урыннар ала.

– “Куркаклар хоккей уйнамый” дигән әйтем ул чакта “модага” керде. Капкага кергән туп өчен иптәшләр белән сугышып, үпкәләшеп беткән вакытлар да аз булмады. Җәен, Нарат Асты лагеренда ял иткәндә, күп вакытыбыз спорт уеннары, бәйгеләрдә уза иде. Безнең белән шөгыльләнгән тренерларның ихтыяр көчен күреп, соклана идем. Үскәч алар урынында булырмын дип хис иттем, – дип искә ала Инсаф.

Юраганы юш килә. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ул вакыттагы директоры Илгиз Софеев 18 яшьлек егетнең киләчәге өметле булуын бик тиз күреп ала. Спорт мәктәбендә өстәл теннисы уйнаган вакытта аңа эшлекле тәкъдим ясыйлар.

– Уйнаганыңны әллә кайчаннан күзәтәм. Осталыгың бар, җитезлегеңә күз иярми. Мәктәптә зур теннис төркеме ачтык. Балаларга тренер кирәк, килмисеңме? – ди аңа мәктәп директоры.

Инсаф әлеге тәкъдимне күктән төшкән бәхет буларак кабул итә. Шул ук көнне укучыларын да өйрәтә башлый. 2005 елда аның кул астында 40тан артык бала шөгыльләнә. Биш ел зур теннис секциясен җитәкли Инсаф. “Зур теннис белән бадминтонның әлләни аермасы юк. Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап кайтыгыз”, – дип, шәкертләре белән ярышка җибәрәләр аны. Инсаф, барысын шаккаттырып, егетләре белән икенче урынны яулап кайта.

Бүген Инсаф районның иң зәвыклы спорт корылмасы – универсаль спорт залында бадминтон буенча тренер булып эшли. Аның кул астында 28 бала шөгыльләнә. Җиңүләре, спорттагы уңышлары белән күптән танылды алар. Әле атна башында гына укучысы Нурислам Шәйхуллин Омск шәһәреннән җиңү белән кайтты. Россия беренчелегенә үткәрелгән уеннарда, Татарстан җыелма командасы составында катнашып, өченче урынны алган райондашыбыз. Танылган укучысы Айнур Җәлилов исә шушы көннәрдә Чиләбедә узган Европа беренчелегендә катнашты.

– Россия данын яклап чыгыш ясаган Айнур Җәлилов, Нурислам Шәйхуллин, Ринас Ханов кебек егетләр булганда, бадминтонның киләчәге өметле, спортның бу төрендә уңышларыбыз әле шактый булачак. Спортчыларның түзем, сабыр булулары сокландыра. Укучыларымның уңышына ихлас куанам, аларның җиңүе – район өчен дә горурлык, – ди Инсаф.

“2017 елның иң яхшы бадминтон тренеры” исемен дә алды райондашыбыз, 2016 елда ТР бадминтон федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм югары категорияле тренер исеменә лаек булды. Аның укучысы Ленар Җәлилов – районда Казан Олимпия резервы көллиятен тәмамлаган бердәнбер кеше.

– Үз гомерендә һәркем, бер генә мәртәбә булса да, кулына бадминтон ракеткасы тотып карагандыр, мөгаен. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә, гаиләләр бергәләшеп тә теннис яки бадминтон уйнарга ярата. Иң куркынычсыз һәм бик борынгы спорт төре ул. Өстәвенә күзләр, күз мускуллары өчен дә файдалы. Читтән күзәтеп торганда җиңел кебек тоелса да, бадминтон уены зур ихтыяр көче, җитезлек таләп итә. Волан һавада күпме озаграк саклана, шулкадәр яхшы. Көндәшнең мәйданына төшсә, бигрәк тә, – дип елмая Инсаф.

Җирлегебездә бу уенның барлыкка килүендә һәм популярлык казануында Инсаф Хановның зур хезмәте ята. Укучыларга уен алымнарын һәм нечкәлекләрен өйрәтү, ярышларга әзерләү һәм алып бару зур тырышлык һәм җаваплылык сорый. Түгелгән көч бәрабәренә җиңүләр килүе аеруча сөендерә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев