Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнарны кабул итте

Сергей Шашуров сорауларга тулы җавап бирде.

13 ноябрь көнне Мөслим районындагы клиентларны кабул итү хезмәтендә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров гражданнарны кабул итте. Аңа ике пенсионер 2000 елга кадәр хезмәт хакын исәпкә алып, пенсияне кабаттан санау һәм, пенсионер вафат булу сәбәпле, алып бетерелмәгән пенсияне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Сергей Шашуров сорауларга тулы җавап бирде.

Соңыннан клиентларны кабул итү хезмәте коллективы белән киңәшмә үтте. Россия Пенсия фондының Яр Чаллы шәһәре (районара) идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Мөслим-информ” филиалы җитәкчесе Римма Афзаловага пенсия системасы турында халыкка үз вакытында сыйфатлы мәгълүмат җиткерүе өчен рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев