Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгәр кулың кычытса...

Җирлегебездә халыкның ялын оештыру буенча күп эшләнә. Елның һәр фасылында рәхәтләнеп күңел ачарга, вакытны файдалы итеп үткәрергә була. Кышкы сезонда шугалаклар, тау битләре халыктан арынып тормый. “Мөслим электр челтәрләре” тирәсендәге карьерда олысы-кечесе елның-елында тау шуа.

Тау шуучыларга уңайлы булсын дип, декабрь башында карьерга автобус та куелды. Анда кереп, термостан җылы чәй эчәргә, хәл җыярга мөмкин булыр дип уйлады халыкның ялын оештыручылар... Ләкин барып чыкмады – ике атна дигәндә автобусның бер генә исән тәрәзәсе дә калмады.

– Булганның кадерен белмәү, җанны әрнетә. “Фиат-Дукато” автобусын бу кадәр мыскыллау, аның тәрәзәләрен вату кемгә кирәк булгандыр?! Булмаганда кирәк диләр, ә булганның кадерен белмиләр! Әле бит бу автобусны җылыту өчен электр да сузарга тиешләр иде. Җылыну, ял итү урыны булырга тиешле автобус бүген үзе ремонтка мохтаҗ. Вандаллыкка беренче адым ясаучылар киләчәктә тагын нәрсә эшләр? – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Рунар Сәхбетдинов.

Автобус эчендәге буш шешәләр, ризык калдыклары биредә иркенләп күңел ачып утырганнар дияргә нигез бирә. Күзәтү камерасы булмау гына аптырашта калдыра. Ичмасам, кем икәнлекләрен күрсәтеп, әлеге вәхшиләрнең исемен райондашларга җиткерсәк, калганнарга сабак булыр иде!

– Өлкәннәр мондый адымга бармас. Яшьләр максимализмы исе килә монда. Автобус тәрәзәләрен ДСП такталары белән ватканнар, аның кисәкләре дә шунда аунап ята. Нигәдер, мондый начар гамәлне мәктәп укучылары, 7-9 класслар эшләгәндер дигән шик бар. Менталитет шундый микән инде, бездә булганның кадерен аңлап бетерми халык. Аңа ватарга, җимерергә кирәк. Мөслим урта мәктәбе ишегалдындагы шугалакка да куелды автобус. Карьердагы вәхшилек биредә кабатланмас дип өметләнәм, – ди районның мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе директоры Марат Бәйрханов.

Хәтерегездә булса, бер елны оешма-предприятиеләр көче белән ясалган кар сыннарын бертөркем яшьләр ватып-җимереп бетергән иде. Тар-мар китерелгән сыннарны ул вакытта балаларның әти-әниләре кабат ясады, штрафын да түләде. Автобусны җимерүчеләрнең дә кемлеге ачыкланыр, шәт. Аларны киң җәмәгатьчелек каршында җавапка тартасы иде. Әти-әниләр балаларының ташып торган көчен файдалы максатка юнәлтү турында уйласын.

Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мөслимдә адым саен спорт залы һәм мәйданчыгы бүген. Анда барып шөгыльләнергә теләмәсәң, көчеңне сарыф итү өчен таш баганалар да җитәрлек. Чыдыең бетсә, чык та төй шуларны. Багана пыяла түгел, челпәрәмә килә алмас. Хәер, анысы да киң җәмәгатьчелеккә хезмәт итә. Һич булмаса, өеңдәге стенаңны, ихатаңдагы капка-баганаңны төй. Алары – әтәй малы. Халык өчен тудырылган уңайлыкларны тар-мар итәргә беркемнең дә хокукы юк. Начарлык эшләп, ләззәт алучыларга, кешенең хезмәтен юкка чыгаручыларга каршы бергәләп көрәшик!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев