Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Горурланырлык эшләребез бар!

Күптән түгел VI Бөтенроссия татар төбәге тарихын өйрәнүчеләр форумында булдык. Форумнан алган тәэсирләремне газета укучыларга да җиткерәсем килә.

Күпне күргән, күпне белгән юлдашларым белән гапләшеп узган Казаннан Омск каласына кадәр тәүлек ярымлык юл сизелмәде дә. Юлдашларыбызның күбесе – быелның маенда Мөслимдә үткән төбәкчеләр форумында катнашкан, Бөтенроссия авыл Сабантуеның кунагы булган кешеләр. Һәркайсы алган тәэсирләре белән уртаклаша, хатирәләрен яңарта, мактау сүзләрен җиткерә. 

Мөслимебезгә, аның кунакчыл халкына, матур, уңайлы шартлар тудырган район җитәкчелегенә карата соклануны, рәхмәт сүзләрен юлда гына түгел, Себер шәhәр-авылларында йөргәндә дә күп ишеттек. Шуның өстенә, безне шаккаттырып, кая гына барсак та, безне: “О, мөслимлеләр!” – дип, колач җәеп каршы алучылар аз булмады. 

Форумда катнашучыларның туган якны өйрәнү музее директоры Нәзилә Бәдретдинованың, музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкинның һәм минем чыгышларны бик җылы кабул итүләренә Мөслимне үз күзләре белән күрүләре дә сәбәп булгандыр, мөгаен.
Бөтендөнья татар конгрессы hәм аның төбәкчеләр белән эшләү Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы, Омск, Свердловск өлкәләренең татар төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятьләре оештырган бу форумның программасы бик кызыклы, күпкырлы иде: төрле темаларга секцияләр, пленар утырышлар, экскурсияләр, очрашулар, мастер-класслар, мәдәни-милли чаралар. Кыскасы, көннең бер минуты да бушка үтмәде. Чараларда катнашып, кирәкле мәгълүмат җыйдык, рухи күтәренкелек кичердек, алга таба эшләргә этәргеч алдык. Күпмилләтле Себер җирендә яшәүче милләттәшләребезнең – татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу өчен янып яшәүләре соклану hәм теләктәшлек хисләрен уятты. Алар үзләрен, горурланып, “җирле халык” дип атыйлар, “безнең тарих битләре ачылганга меңнәрчә ел”, дигән фикер белән яшиләр. 

Төбәк тарихы галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән диярлек, өлкә галимнәренең хезмәтләре дә юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә фәнни китаплар да бик аз. Моны форумда катнашкан Омск, Кемерово өлкәләре галимнәре дә таныды. Бүген бу катлаулы тармакны өйрәнү җирле төбәкчеләр тарафыннан гына алып барыла һәм алар Бөтенроссия төбәкчеләре җәмгыятендә әгъза булып тормыйлар. Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр Башкарма комитеты рәисе, фәннәр докторы, форумның төп оештыручысы Альберт Борhанов та моның шулай булуын билгеләп үтте. Форумның Омск, Свердловск өлкәләрендә үткәрелүе дә әлеге төбәкләрне өйрәнүгә игътибар юнәлтү, җирле төбәкчеләргә ярдәм итү йөзеннән эшләнде. Чыннан да, без булган музейларда тарихи экспонатлар бик күп, хәтта бик бай дип әйтү дә хата булмас, ләкин алар арасында шул төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарихына кагылышлысы –бармак белән генә санарлык. Дәүләтчелеге булган милләтнең тарихын өйрәнәсе, аны киңкатлам җәмәгатьчелеккә җиткерәсе бар. Әлбәттә, форум барышында бу мәсьәләгә җитди игьтибар бирелде, эшлекле тәкъдимнәр дә кертелде.

Форум программасы кысаларында Омск өлкәсе Большеречинский районының Үләнкүл hәм Каракүл авылларында булдык. Бу авыллар онытылмаслык тәэсир калдырды. Беренчесендә ачык hавада эшләнгән “Себер татарлары ихатасы” музеен hәм татар мәктәбен, андагы этнографик музейны карадык, авыл халкы белән очраштык, мәктәп каршындагы Муса Җәлил hәйкәленә укучылар белән бергә чәчәкләр салдык. Үзеңне белер өчен бүтәннәр белән чагыштырып кара, диләр. Себернең үзәгендә яшәүче татарларыбыз, илдә баручы катлаулы вәзгыять шартларында да, татар мәктәбен саклап калырга тырышалар. Мәктәпләре дә герой-шагыйрь исемен йөртә. Мәктәпнең эчендә дә, тышында да татар мохите тудырылган, балалар да үзара татарча сөйләшә. Ә без, Татарстанда яшәп тә, татарча укытуга кимсенеп карыйбыз, чит тел көенә биибез, телевизордан татар программасын карауны кирәксенмибез, татарча китап укуны әйтеп торасы да юк!..

Каракүл авылы турында газета укучылар хәбәрдар, дип уйлыйм. Бу авылда быел яз янгын чыкты. Дөресрәге, 50 чакрымдагы сазлык камышлары, узган елдан калган корыган үлән аша күчә-күчә янгын Каракүлгә килеп җитә hәм авыл уртасыннан урамга килеп керә. Ялкын телләре йортларны ялмап ала. Янгынга каршы чаралар күрелә, әлбәттә, көчле җил, кызу көннәр авыл файдасына “эшләми”. Мондый хәлне дошманыңа да күрергә язмасын! Шушы хәбәрне ишетүгә, Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов, беренчеләрдән булып, Татарстан исеменнән өч миллион акча җибәрә. Бу матур үрнәккә башка төбәкләр дә кушыла. 360 еллык тарихы булган авылның бәлагә тарыган кешеләренә башка авылларда төпләнергә, шунда йорт салырга тәкъдим итәләр. Ә авыл халкы, бердәм булып, төп нигезләрен ташламаячакларын белдерә! 

7 сентябрьдә авылда узган бәйрәмдә каракүллеләрне танымаслык иде. Фаҗига булмаган, диярсең. Күңелләре – шат, бәладә ялгыз калдырмаган өчен рәхмәтләре гел кабатланып торды. Бәйрәмгә махсус килгән ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы милли шура рәисе В.Г.Шайхразиев алар өчен иң якын кеше, көтеп алынган кадерле кунак иде. “Без Татарстанга карап торабыз, без – бергә! Халык санын алганда да безне төбәкләргә бүлмәсеннәр! Без – татарлар!” – дип, чатнатып, фикерләрен белдерделәр. Зур кунакларның икенчесе – Омск өлкәсе губернаторы А.Л.Бурков булды. Ул да җыелган халыкның татарстанлыларга мөнәсәбәтен, аларга тартылуларын сизми калмагандыр.
Ул көнгә тугыз хуҗалык өй туе үткәрде. Унынчы йорт та озакламый сафка басачак, диделәр. Без, форумда катнашучылар да, милләттәшләребезнең шатлыгын уртаклаштык, алар белән бергә биедек, җырладык, булачак авыл паркына агачлар утырттык. Күңелдә туган тагын бер хис турында әйтми булдыра алмыйм. Без бик матур, төзек, газлаштырылган авылларда яшибез. Һәркайда юллар төзелә, мәдәният йортлары, медпунктлар, сәүдә йортлары эшли. Ә без кунак булган Каракүл халкы әлеге уңайлыклар турында хыяллана гына ала. Шөкер итәргә өйрәнәсебез бар.
Форумның икенче пленар утырышы Тара шәhәренең М.А.Ульянов исемендәге Төньяк драма театрында үтте. Шәhәргә 1594 елда нигез салынган. Ул каланың тарихи йөзен чагылдыручы объектларның саклануы белән хәтерләрдә калды. Хәер, алай гына да түгел, шәhәр җитәкчелеге hәр чарада озатып йөрде. Ә шәhәр халкы, тротуар тутырып, кул болгап озатып калды.

Форум эшен Cвердловск өлкәсенең Нижнесергинский районы Аракай авылының милли-мәдәни үзәгендә төгәлләде. Биредә без үзебезне (мөслимлеләрне күздә тотуым) туганнарыбыз янына кайткан кебек хис иттек. 
Үзәк директоры Салават Гобәевтан башлап, чәк-чәк белән каршы алып, сый-хөрмәт күрсәткән кызларга кадәр – барысы да Мөслим Сабантуенда кунак булдылар. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, аракайлылар бик кунакчыл, ихлас, якты йөзле кешеләр икән. Авылларының табигате кабатланмас матур! Урал таулары, мәһабәт чыршылар, авыл уртасыннан агучы балыкларга бай елга авылны сихри гүзәллеккә төрә. Аракайлылар шушы матурлыкны күрер, талантларыбызның чыгышын аракайлыларга күрсәтер өчен мөслимлеләрне кунакка чакырып калды.
Тәэсирләребез, татар төбәкчеләренең Бөтенроссия форумы турында бик күп язарга була. Максатыбыз ул түгел. Ә менә төбәкне өйрәнү Мөслим районында ничек оештырылган, бүген төбәкне өйрәнергә алынучылар бармы? 

Тормыш бер урында гына тормый. Буыннар алмашына. Үткән hәр көн тарихта кала. Ә тарихны язып барырга, китап итеп тупларга кирәк. Әхмәдулла Әхмәтгалиевның “Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр” китабы – район тарихы турында беренче зур хезмәт. Мөҗәhит Әхмәтҗанов төзегән “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” – күп мәгълүмат тупланган икенче китап. Флюр Нуретдиновның “Мөслим балалары”, “Зифа Басыйрова” исемле китаплары, Мөҗәhит Әхмәтҗановның “Тугрылык” китабы, Түреш, Дусай авыллары, Мөслим, Күбәк урта мәктәпләре, Мөслим hәм Иске Карамалы авылларында оешкан машина-трактор станцияләре турында китаплары, Илүсә Набиуллинаның, Ильяс Хәбибуллинның, Шәмсия Җиhангированың, Равил Шәймәрдановның, Вәсилә Хәйдәрованың китаплары төбәгебез тарихы һәм аның кешеләре турында сөйли. Тәзкирә Низамиеваның – Вәрәшбаш, Әлфинур Ногманованың Үрәзмәт авылы тарихына багышланган материаллары китап итеп чыгару өчен спонсорлар көтә. Яңа Карамалы авылы тарихына багышланган китап өчен материаллар туплау дәвам итә. 

Район үзәге Мөслимдә генә дә җиде музей эшли. Ул көннән-көн яңа экспонатлар белән баетыла бара. Авыл мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә дә бу юнәлештә эш бара. Димәк, төбәк тарихына мөнәсәбәтле хезмәтләр бар, эш дәвам итә. Ләкин энтузиастлар җитми, булганнарына ярдәмчеләр кирәк. 

Районда 71 авыл бар. Өлкән буын белгән, ә яшь буын, гомумән, ишетмәгән, нигезе дә югалып барган авыллар шактый. Күңеле җиткән, йөрәге кушкан hәркемгә эш җитәрлек. Булган китаплар, тупланган мәгълүмат мәктәп укучыларына, студентларга ярдәм итә. Киләчәк буынга зуррак рухи мирас калдыра алсак иде.
Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев