Горурланабыз
Карт бабам Хөснимәрдән Сәхәбетдинов, Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлагач, Вәрәшбаш авылында эшли башлый. Әбием Бәдертҗа белән тормыш коралар.
Комбайн штурвалы артыннан – фронтка
Карт бабам Хөснимәрдән Сәхәбетдинов, Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлагач, Вәрәшбаш авылында эшли башлый. Әбием Бәдертҗа белән тормыш коралар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-егетләрне сугышка ала башлыйлар. Комбайнчылар бик аз булу сәбәпле, бабамны бронь белән фронтка җибәрми торалар. Ләкин 1943 елда аңа да повестка килә. Бабам Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. 1944 елда, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары бераз төзәлгәч, Вәрәшбашка кайта. Ике елдан соң, тәмам савыгып беткәч, кабат комбайн штурвалы артына утыра.
Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен бабабыз беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Гөлинә Мөэминова, Мөслим урта мәктәбенең 5 класс укучысы.
Һөнәрлегә җиңелрәк булган
Әбием Нәзирә Вәлиева – Тойгелде авылы кызы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь кенә була.
Әтисе фронтка китә, ул әнисе һәм апа-энеләре белән генә кала. Бу еллар бик тә авыр була. Ачлык, ялангачлык. Иртән мәктәпкә киткәнче үк эшкә тотынган алар. Басуда да авыр хезмәт башкарганнар. Ә кич белән, азрак эшләрдән бушагач, башкалар белән бергә сукыр лампа яктысында шәл бәйләгән әбием. Һәр атнада бер шәл сатарга тырышканнар, шул хисапка тукланганнар. Шулай ук туганнары белән бергәләп итек басарга өйрәнгәннәр. Бу заманда һөнәрле кеше ачтан үлмәгән.
Әбиемнең әнисе, никадәр авыр булса да, сыерын да бетермәгән. Балаларына иртә- кичен җылы сөт эчерткән. Шул сыер аркасында исән калгандыр да инде алар.
Әбием 7 класс белем алган. Сугыш беткәч, алар иптәш кызы белән авыл башына әтиләрен каршы алырга йөриләр. Фронттан алар авылына бары бер ир-ат кына кайта. Ул әбиемнең иптәш кызының әтисе була.
Әбием бик матур булган. Озын толымлы, зәп- зәңгәр күзле кызга күз атучы егетләр күп булган. Ә ул Мөхәммәт исемле уңган- булган егетне сайлаган. Алар гаилә корып, дүрт малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әбием хәзерге вакытта балалары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
Динә Фәттахова,
Мөслим урта мәктәбенең 11 класс
укучысы.
Балачагын сугыш урлаган
Тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйха әбиемә – 91 яшь. Ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам һәм һәрвакыт булышырга тырышам.
Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 13 яшендә колхозга эшкә чыга. Сарык карый, сыер сава ул. Чөнки сугыш вакытында карт әби-бабайлар да, балалар да эшләргә мәҗбүр булганнар. Сугыш тизрәк бетсен дип тырышкан алар.
Әбием белән бик тә горурланам, аның киңәшләрен тотарга тырышам. Сугышлар яңадан кабатланмасын дип телим.
Рәфил Баһауов, Вәрәшбаш башлангыч
мәктәбенең 4 класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев