Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гореф-гадәтләр – тәрбия чарасы

– Гореф-гадәтләр аша яшь буынны тәрбияләү – үтемле чараларның берсе. Үсеп килүче егет-кызлар үз халкының милли йолаларын, бәйрәмнәрен белергә бурычлы.

Районда төрле милләт вәкилләре яши. Бәлки, әлеге конференцияне шушы җирлектә үткәрү традициясен булдырырбыз, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. Соңгы елларда халкыбызның горефгадәтләренә, йола һәм бәйрәмнәренә игътибар артты. Шул сәбәпледер, онытылган бәйрәмнәребез янәдән халык арасында популярлашып бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту Шуган авылы җирлегендә дә актив алып барыла. Майчабу, Троица, Раштуа, Пасха бәйрәмнәре авылда зурлап үткәрелә. Аларда мөслимлеләр генә түгел, күрше район халкы да теләп катнаша. – 2018 елда Россия Президенты грантын алган “Авыл ихатасы” проектын тормышка ашыру кысаларында мондый чараны безнең җирлектә уздыру отышлы, минемчә. Мәктәбебез Советлар Союзы Герое, шушы мәктәпнең 1940нчы елгы чыгарылыш укучысы Петр Днепров исемен йөртә. 2019 елда безнең мәктәп дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре рейтингында беренче урынны яулады. Укучыларыбыз белән горурланабыз. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар онытылып бара төсле. Бер-беребез белән аралашу, очрашулар да сирәгәйде. Мондый конференцияләр үткәрүнең максаты – онытылган үткәнне торгызу, яшь буынга сәнгати-эстетик тәрбия бирү, – диде Шуган мәктәбе директоры, “Авыл ихатасы” проекты җитәкчесе Фирдәвес Фәрхетдинов. Тәрбия, ихтирам кешенең үзеннән башлана. Хәтта авылларда да берберләрен белмәүчеләр бар. Кайвакыт “бөтен әйберне белергә тиеш” кебек өлкәннәр дә борынгыдан килгән йолалардан хәбәрдар түгел. Ләкин шунысы сөендерә, яхшы хәтерле әбибабайларыбыз авыл җирлегендә бар әле. Үсеп килүче буынны гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр үрнәгендә тәрбияләү, туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү беркайчан да соң түгел. Олы Чакмак, Сал.Мухан, Әмәкәй, Тат.Шуран, Баланлы, Яңа Усы, Рус Шуган, Тат.Бүләр, гимназия, лицей укучылары конференциягә ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Мари, керәшен, татар, рус бәйрәмнәрен, үзенчәлекле гореф-гадәтләрне тасвирлаган чыгышлар, театрлаштырылган күренешләр күрсәтелде. Барлык катнашучылар да конкурс лауреатлары дип табылды һәм дипломнар белән бүләкләнде. Конференциядә катнашкан укучыларның укытучылары Рәхмәт хатларына лаек булды. Конференциядә катнашучыларны “Возрождение” вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы дәртләндереп торды. Узган гасырның 80нче елларында популяр җырларны башкаручыларга чарада катнашучылар үзләре дә кушылып җырлады. Кунаклар “Авыл ихатасы” музеенда да булдылар. Экскурсияне мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов үткәрде. Конференциягә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләрне җыентык итеп бастыру күздә тотыла.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев