Гореф-гадәтләр бер, мөнәсәбәт төрле
Азәрбайҗаннар – татарлар кебек үк ислам динен тота. “Бүген мөхәррәм ае бара. Бу айда туйлар үткәрмибез. Күбрәк хәер таратырга, игелекле гамәлләрне күбрәк башкарырга, савап җыярга тырышабыз”, – ди Мөслимдә яшәүче Басди Гулиева.
Азәрбайҗаннар төрки халык булгач, милли бәйрәмнәребез дә охшаш. Алар да безнең кебек үк яз килүен – Нәүрүзне билгеләп үтә. Дөрес, азәрбайҗаннарда Нәүрүзне зурлап бәйрәм итәләр. Бу көнне табынга кимендә җиде төрле ризык куелырга тиеш. Пылау, шәкәрбора, пәхләвә... Нәүрүзне ни дәрәҗәдә зурлап билгеләп үтсәң, ел синең өчен шулкадәр уңышлы була, дигән фикер бар. Пылау дигәннән, азәрбайҗаннарда аның берничә төре бар. Дүшәмә пылау катламлы булуы белән аерыла. Пылауның тагын бер төрендә һәр ингредиент аерым пешерелә. “Бәлеш кебек камыр эчендә әзерләнүче пылау да бар”, – ди Басди. Шунысы бар: азәрбайҗаннарда бер генә бәйрәм дә пылаусыз узмый. Ә бәйрәмнәрне азәрбайҗаннар үткәрә белә! Иң шаккатырганы туй үткәрү булды.Туй йолалары кыз сорау белән башлана. Кыз сорарга килгәндә егет кызыл яулык алып килергә тиеш. Башка бүләкләр дә була, әлбәттә. Тик кызыл яулык мәҗбүри. Нигә кызыл дисезме? Кызыл – яшьлек төсе! Яулыкны егет кызның җилкәләренә сала. Кыз сораганда никах көне билгеләнә. Никах туе аерым билгеләп үтелә.Тагын бер йола – балдаклар алышу. Азәрбайҗаннар аны “нишан” дип йөртә. Нишанга якын туганнар чакырыла. Нишаннан соң хна туе билгеләп үтелә. Әлеге туйда бары яшьләр – нигездә гаилә кормаган егет-кызлар катнаша икән. Хна туйда кәләшнең дус кызы кызларның кулларына хна белән рәсем ясый. Хна туй – яшьлек туе. Әлеге туйда кәләш кызыл күлмәк кия һәм туй үтәсе урын да кызыл чәчәкләр белән бизәлә.Алдагы туй кыз ягында уза һәм шуңа “кыз туе” дип атала. Кыз туена, гадәттә, 300 ләп кеше чакырыла. Өч көннән туй егет ягына күчә. Егет туенда кунаклар саны 700дән дә артырга мөмкин. Кыз туена кәләш алсу күлмәк кисә, егет туенда ак күлмәктән була. Шунысы кызыклы: туйларның һәркайсына кызны егет киендерә. “Кыз авыррак тормышлы гаиләдән булса, егет кәләш ягына да туй үткәрергә ярдәм итә”, – ди Басди. Һәр туй саен кияү кәләшкә бүләк ясый. Егет туенда кияү кәләшкә бер поднос алтын бизәнү әйберләре бүләк итәргә тиеш. Туйга килгән кунаклар да кияү белән кәләшкә алтын (кызга – бизәнү әйберләре, егеткә – гадәттә сәгать) бүләк итә. Шунысы бар: егет туена кадәр кәләш үз өендә яши. Татарлардагы кебек азәрбайҗан кызлары да бирнә – җиһиз әзерли һәм егет өендә кимендә бер бүлмәне “киендерергә” тиеш була. Яшьләрнең кайда яшәячәге кыз сорарга килгәндә үк хәл ителә. Кәләшнең фикерен белү мәҗбүри. Булачак килен каенана-каената белән яшәргә теләмәсә, яшьләр аерым йортта яши. “Килен белән кияү бер-берсенең әти-әнисенә “әти”, “әни” яки “апа”, “абый” дип дәшә ала. Бу – гадәти күренеш”, ди Басди. Бәби туе да зурлап билгеләп үтелә. Әни белән бәбине кияү йортны бизәп каршы ала. Кунаклар чакырыла. Алар гаиләне, баланы бүләкли. Баланың беренче теше чыккач, шулай ук кунак чакыру гадәте бар. Бу көнне кукуруздан “хядик” дигән ризык әзерләнә һәм туганнарга, кунакларга таратыла. Алар, үз чиратында, сабыйга бүләк бирә. Басдиның кызлары азәрбайҗан телендә дә, татар һәм рус телләрендә дә иркен сөйләшә. “Азәрбайҗаннан читтә туган телегезне саклау авыр түгелме?” дим. “Юк, – ди Басди. – Татар һәм рус телләрен мәктәптә болай да өйрәнәчәкләр дип, без өйдә туган телдә генә сөйләшәбез. Балалар өч телне дә яхшы белә!” Азәрбайҗан латин графикасына күчкәч, Гулиевлар балаларын латинча язарга һәм укырга өйрәтә! Моның өчен махсус китаплар, әлифба кайтарта. “Бүген балаларыбыз туганнар белән латинча язып аралаша”, – ди Басди.
Римма Афзалова.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев