Гомер агачының мул җимешле мәле
Тугаш авылында гомер итүче Фәссаховлар – җирлектәге тату гаиләләрнең берсе. Аларның йортында һәркем – көтелгән кунак.
“Үзем эзләп таптым”
– Тормыш иптәшем белән гомер буе бербөтен булып яшәдек. Ходай мине – аңа, аны миңа тиң итеп яраткан. Үзем эзләп таптым мин аны, – дип елмая Рәзимә апа.
Тугаш авылында гомер итүче Рәзимә һәм Шәйхулла Фәссаховлар гаиләсе күпләргә үрнәк. Әле дә бер-берсенең йөрәк тибешен тыңлап яшәүче пар яшь вакытларын бик еш искә төшерә.
– Хуҗалык рәисе Хәкимулла Шәйхрамовны йөрткән вакытта таныштык Рәзимә белән. Түбән Табын авылына клубка барган көн иде. Ишек төбендә хәрби хезмәттән кайткан бер егет бәйләнә үзенә. Шунда кыз миңа: “Абый, мине өйгә илтеп куй әле!” – диде. Танышуыбыз шулайрак булды, – ди Шәйхулла абый.
Җаныйга әйләнгән абый
Үзеннән тугыз яшькә зуррак егеткә гашыйк булуын сизми дә кала Рәзимә. Авыл почтасында телефонистка булып эшләүче кызны беренче озатуда ук ошата егет.
– Гадилеге, эчкерсезлеге, тыйнаклыгы белән үзенә каратты да куйды. Ярты гасырдан артык гомер кичерәбез. Һаман шул беренче очрашудагы кебек – ипле, сабыр. Тәүге мәртәбә озатканда ук йөрәгемнең яртысын бүләк иткән идем, Рәзимә үзе белә микән?! – дип шаярта Шәйхулла абый.
Шәйхулла кыз янына икенче көнне үк килми. Бер көн уза, ике көн... Шәйхулланың да сер бирәсе килми, Рәзимәнең дә горурлыгы бар! Кая эшләгәнен озаткан көнне белеп калган егет, алай да сәбәп табып, өченче көн дигәндә почта ишеген ачып керә.
– “Открыткаң юкмы?” дип сораган булды. Бәйрәм-фәлән түгел иде, юри сораганын беләм бит инде. Ул күрешүдә сөйләшеп туя алмадык. Открыткасын алырга да онытып чыгып китте. Җитди, максатчан булуы белән үзенә каратты Шәйхулла. Яшь вакытта бәйләнчек егетләрдән ничек саклап калган булса, гомер дәвамында мине яклап яшәде, – ди Рәзимә апа.
Әни төсле якын каенана
Түбән Табыннан Тугаш авылына килен булып төшкән Рәзимәне авыл халкы да бик ярата. Күрше авыл кызы эшкә нык, батыр булуы белән аерылып тора. Бер-бер артлы өч балага гомер бүләк итә Фәссаховлар.
– Шәйхулланың соңлап өйләнүенең сәбәбе бар. Аның өй җиткерәсе, кәләшен яңа өйгә алып кайтасы килә. Үз куллары белән салган өе әле дә ныклы. Мин ике каенана өстенә килен булып төштем. Мин килгәндә каенанадан кала, аның сукыр сеңлесе бар иде. 27 ел каенана белән гомер кичердем. Әнием кебек якын булды. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше иде, киңәшләре дә алтынга тиң булды. Бу йортта мине кимсетүче булмады. Балалар әби итәгендә, үгет-нәсихәт, дөрес тәрбия алып, тәүфиклы һәм иманлы булып үстеләр, – дип искә ала Рәзимә апа.
“Тату гаилә үрнәгендә үстек”
Декрет ялыннан соң Рәзимә апа хуҗалыкта 7 ел сыер сава, аннары 7 ел ветфельдшер булып эшли. Соңгы 20 елында склад мөдире вазыйфасын башкара. Ә Шәйхулла абыйның бөтен гомере юлда уза. 40 ел шофер булып эшли ул. Шуның 20 елында колхоз рәисен йөртә.
– Әтиебез “Балаларым кешедән ким-хур булмасын. Теләгән әйберләрен киеп, теләгән ризыкларын ашап үссеннәр”, – дип, ару-талуны белмичә эшләде дә эшләде. Без уянганда әти эшкә киткән, ә йокларга ятканда әле кайтып җитмәгән була иде. Ничек кенә арып кайтмасын, безне алдына утыртып сөяргә дә, яратуын белдерергә дә өлгерде. Тулы һәм матур гаиләдә тәрбияләндек. Әти-әнинең бер-берсенә җылы мөнәсәбәтен күреп үстек. Алар бер-берсенә ир һәм хатын гына түгел, иптәш һәм сердәш тә булдылар, – ди Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче уллары Разыйф.
Җитәкләшеп гомер көзләренә кереп баручы Фәссаховлар бар эшне киңәшләшеп, бергәләп башкара. Ике арадагы җылы хисләр учагының уты сүрелми.
– Рәзимә белән ярты гасырдан артык яшәү дәверендә сүзгә килгәнебезне хәтерләмим. Бүгенге яшьләргә сабырлык, бер-берсенә юл кую җитми. Никахларның гомере кыска булу – мин-минлекне беренче планга куюда. Беркайчан да бер-беребездән өстен булырга тырышмадык. Балаларыбыз да, шөкер, матур гаиләләр корып яши. Җиде оныгыбыз бар. “Баланың баласы балдан татлы” дип юкка гына әйтмиләрдер. Бу араларда балалар, оныклар белән мәш килдек. Үзизоляция чорында әби-бабайларга рәхәтләнеп оныклар сөяргә мөмкинлек булды, – ди Шәйхулла абый.
Фәссаховлар бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Ихаталарында бозаулары, сыерлары, сарыклары, әллә ничә баш умарталары, тавык-чебешләре бар.
– Авыл җирендә малсыз торып булмый. Атыбыз да бар иде әле. Узган ел гына сатып җибәрдек, – ди Рәзимә апа.
Рәзимә апа белән Шәйхулла абый, исәбенә кереп, әллә кайларга чыгып китә. Әлмәт шәһәренә бассейнга да баралар, башка зур шәһәрләргә дә сәяхәт кылалар. Гаилә башлыгы узган ел йөрәгенә операция ясатып кайткан.
– Янына елышып утырсаң, пластмасса клапанның эшләгәне ишетелеп тора. Чын мәгънәсендә йөрәк тибешен тоеп яшим. Инде Ходай бергәлектән аермасын! Балаларыбыз “әти-әни” дип өзелеп тора, кияү-киленнәребез дә үзебезнең балалар кебек, – ди Рәзимә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев