Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер бер генә

Гомер дигәннәре бигрәк тә тиз үтеп китә. Ләкин гомернең мизгел генә булуына күңел һич кенә дә ышанмый. Кешеләр, берсеннән-берсе уздырып, һавага җитәрлек икешәр-өчәр катлы йортлар салалар, икешәр-өчәр машина алалар.

Аларның куанычын гына бик сирәге күрә. Кайберәүләр үзләренең инде күп нәрсәләрне эшләрлек мөмкинлекләре булмавын, сәламәтлекләре нык какшавын аңлыйлар.
Бу бигрәк тә быел ачык аңлашыла. Пандемия дигән афәт аркасында күпме халык хастаханәләргә кереп ятты. Бу йогышлы чир күпләрне аяктан екты, фани дөнья белән хушлашучылар да артып тора. Балалар да авырыйлар. Бер-беребезне сакласак иде. Телевизордан, радиодан көн саен, сәгать саен искәртеп, кисәтеп торсалар да, күпләр аңларга теләми. Кирәк-кирәкмәсә дә, халык күп җыела торган урыннарга баралар, концертларга йөриләр. Маска, перчатка кимәүчеләр дә бар. 
Аллаһы Раббыбыз безгә гомерне әманәт итеп биргән. Без шул әманәтнең кадерен белергә, аны саклап яшәргә бурычлы. Гомер бер генә килә. Туганнар, күршеләр белән хәлләребезне белешеп яшик!

Флүрә Дәүләтшина.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев