Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлшаттан – торт

Кеше хәзер кибетләрдән тәм-том сатып алуга караганда чәй тәмнәрен өй шартларында әзерләүгә өстенлек бирә. Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гөлшат Мөхәмәтҗанова “Графские развалины” тортын бик тиз һәм җиңел әзерләнә торган тортлар исемлегенә кертә.


Кирәкле ингредиентлар: 2 йомырка агы, 1 стакан шикәр комы.
Крем өчен: 2 йомырка сарысы, 1/3 стакан шикәр комы, 3 аш калагы какао, 200 грамм акмай.
Эш тәртибе: йомырканың агын аерып алабыз да, миксер касәсенә салып, иң югары тизлектә әйләндерәбез. Аннары шикәр комы өсти-өсти, күбек барлыкка килгәнче, әйләндерүне дәвам итәбез. Әзер массаны кондитер шприцына салып, кәгазьгә фигуралар төшерәбез. Духовканы 130-150 градуска кадәр җылытып, безеларны 40 минутлап пешерәбез. Ул арада крем әзерлибез. Йомырка сарыларын шикәр комы белән болгатабыз, какао өстибез һәм тагын болгатабыз, иң ахырдан акмай салабыз. Кремны сүрән утта куерганчы пешерәбез.
Безеларны подноска үзебез теләгәнчә тезеп, өстенә крем агызабыз. Суыткычта ярты сәгатьләп тотканнан соң чәй табынына куябыз.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев