Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлнирадан – пирог

Кибетләрдә камыр ризыклары – булкалар, пирогларның ниндие генә юк хәзер?! Уңган хуҗабикәләр дә, берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары әзерләп, якыннарын сөендерә. Әмәкәй авылында яшәүче Гөлнира Вәлиева өч катлы пирог рецепты тәкъдим итә. 

Камыр өчен: ике стакан он, 200 г май, 100 мл сөт, 100 г шикәр комы, тәменчә тоз һәм чәй содасы кирәк булачак. 
 

Эчлек өчен: 200 грамм күрәгә, шул ук күләмдә кара җимеш, артык зур булмаган ике лимон, 10 аш калагы шикәр комы кирәк. 
 

Әзерләү тәртибе: онны май белән уабыз. Таралучан массага шикәр комы, чәй содасы һәм тоз өстибез. Аннары сөт салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны дүрт өлешкә бүлеп (берсе зуррак булсын) “өлгерергә” куябыз. Шул арада караҗимеш, күрәгә һәм лимонны блендерда аерым-аерым ваклыйбыз, һәрберсенә өчәр аш калагы шикәр комы өстәргә дә онытмагыз. Камырның зуррагын җәеп, табага салабыз. Өстенә караҗимеш җәябез. Аннары – камыр, аның өстенә – күрәгә, кабат камыр һәм өстенә лимон салабыз. Камырның дүртенчесе белән пирогның өстен каплап, кырларын матур итеп бөрәбез дә, өстен майлап, чәнечке белән тишкәлибез. Пирог 180 градус кайнарлыктагы мичтә 40 минут пешә. Табынга суытып бирәбез. 
Тәмле булсын! 
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев