Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлнар Фәтхуллина: “Һөнәр түгел, ә күңел халәте!”

Район социаль яклау бүлеге берничә оешманы берләштерә. Алар – соци­аль яклау булеге, 30 санлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәге филиалы, “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, карт­лар һәм инвалидлар йорты. Әлеге оешмаларда 103 кеше хезмәт куя.

Социаль яклау бүлеге аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга, төрле сәбәпләр белән авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә. Районның дүрт социаль хезмәт күрсәтү учреждение­се ай саен 8000 кешегә якын социаль хезмәт күрсәтә. Мон­нан тыш төрле төрдәге 100гә якын социаль хезмәт оешты­рылган.

– “Өлкән буын” милли проекты кысаларында план­лы рәвештә 65 яшьтән уз­ган өлкәннәргә диспансери­зация уздырыла. Быел 2408 кешегә медицина күзәтүе үткәрү планлаштырыла. Өлкәннәрне карарга өйрәтү мәктәбе эшли башлады. Бала тәрбияләүче гаиләләргә дә со­циаль ярдәмнең яңа төрләре өстәлде. 18 яшьтән 45 яшькә кадәр мөмкинлекләре чи­кле гражданнарның буш вакытын оештыру макса­ты белән аерым социаль хезмәт күрсәтелә башлады. Яңа төр хезмәткә мохтаҗ гаиләләр аз түгел. Башка­лар хәсрәтен үз йөрәкләре аша үткәрә белүчеләр генә социаль хезмәткәр булып эшли ала, – ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина.

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен социаль хезмәткәр туганы, баласы кебек якын. Картлар йортында эшләүчеләр әби- бабайларны бала урынына карый, аларның серләрен дә сыйдыра, юата-тынычлан­дыра да. Район картлар һәм инвалидлар йортында бүген 22 хатын-кыз һәм 28 ир-ат яши. Тәрбияләнүчеләрнең барысы да – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле өлкәннәр.

– Ялгыз картлык бик авыр. Хезмәткәрләребез өлкәннәрнең хәлен аз гына булса да җиңеләйтә ала икән, хезмәтебез бушка китми, дигән сүз, – ди картлар һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Гөлнар Шакирянова.

8 июнь – социаль учреждениеләрдә даи­ми нигездә эшләүчеләрнең генә түгел, волонтерларның, сиделкаларның , социологларның да һөнәри бәйрәме. Коронавируска бәйле вәзгыятьтә соци­аль хезмәткәрләр, медици­на хезмәткәрләре кебек үк, инвалидлар, кайгыртучы­сыз калган өлкәннәр өчен төп ярдәмче булды. Алар эшләрен бер көнгә дә туктат­мады, изоляция вакытын­да мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар китерделәр, хөкүмәттән килгән ярдәм – азык-төлек җыелмаларын ияләренә тапшырыр­га булыштылар. Шунысы сөенечле, районда соци­аль ярдәм күрсәтүдә яңа төр хезмәтләр дә барлыкка килә. Дөрес, район халкының тормыш-көнкүреше, яшәү шартлары яхшырган саен со­циаль өлкә белгечләренә дә таләпләр арта, халык аларга күбрәк мөрәҗәгать итә. Ә ха­лык ышанычы ул – хезмәтеңә иң зур бәя!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев