Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлләр яратуны сизә

Шлюмбергера гөлен, декабрьдә чәчәк аткангадыр, күрәсең, халык “декабрист” дип йөртә. Кактусның бер төре булган декабрист кышка кергәндә чәчәкләре белән сөендерә башлый.

Нәзифә Бәширова әлеге гөлнең уннан артык төрен үстерә. Гөлләргә мәхәббәт әнисеннән күчкән. Хәер, Нәзифә апа, үзе әйткәндәй, –  урман кызы. Азнакай районының урман эчендә утырган Таллы Бүләк авылы кызы ул. Кечкенәдән матурлыкны күреп үскән Нәзифә матурлыкка гашыйк. Гөлләрнең төрлесен үстерә. Һәркемнең өен бизәгән фикус, яраннар, орхидея, тамчы гөл белән бергә эсхинантусларның да аерым төрләрен үрчетә. Тамчы гөлнең генә дә дүрт төре үсә анда. “Фиалкаларны үстерә алмыйм, алар миндә үсми”, – ди Нәзифә апа. Гөлләр дә характер күрсәтә! Ә декабристлар белән Нәзифә апа уртак тел тапкан. Шлюмбергера анда, декабрист дип йөртелсә дә, октябрьдән чәчәк ата башлый. Ноябрьдә шау чәчәктә утыралар да, декабрьдә чәчәкләрен коя башлыйлар. Мартта янәдән чәчәккә бөреләнәләр!
– Декабрист тәрбиягә артык мохтаҗ түгел, – ди Нәзифә апа. – Якты, җиләс урын, салкынча су ярата. Суны күп сибәсе түгел. Чәчәк атканда су сипмәгән көннәрдә гөл төбенә кар алып кереп салам. Кар гөлләрнең чәчәк ату вакытын озынайта. Декабрист тынычлык ярата, чәчәк ата башлагач, урыныннан күчерергә ярамый.
“Ашламалар белән мавыкмыйм”, ди Нәзифә апа. Кайберәүләр кебек гөлләргә яңгыр суы да сипми. Үсентеләрне кайда күрсә, шуннан алып кайта һәм үрчетә.
– Гөлләр белән сөйләшергә кирәк, – ди хуҗабикә. – Аларның да җаны бар! Гөлләр яратуны тоя, аңлый. 
Җәен гөлләрнең күпчелеген саф һавага – ишегалдына чыгара. Тамчы гөл, яраннар саф һаваны ярата. “Тамчы гөлне, зур булып үсеп, ишегалдын бизәп утырганга яратам”, ди хуҗабикә. Нәзифә апа үстергән гөлләрен якыннарына бүләк итәргә ярата. Буш вакытларында фоамираннан да чәчәкләр ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев