Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлчәчәкле дөнья хуҗасы Фәнүзә Хафизова

Кайбер кызлар энә тотып тишек оекбашын да ямап кия алмаганда, икенче берәүләр чигә дә, бәйли дә, тегә дә, әллә нинди матур эшләнмәләр ясарга да, якыннарын үзенең кул эшләре белән сөендерергә дә вакыт таба. Мәлләтамак авылы кызы, Мөслим килене Фәнүзә Хафизова, яшь кенә булуына карамастан, әллә нинди һөнәрләргә ия.

Кечкенәдән үк кул эшләренә мөкиббән була ул. 1 класста укыганда ук чигә башлый. Үсә төшкәч, дәресләрен әзерләп бетергәннән соң, оекбашлар, шарфлар бәйли. Әбисеннән калган тегү машинасында күлмәк-итәкләргә кадәр тегеп кия.

- Тормыш иптәшемнән бик уңдым. Күз тимәсен. Декрет ялында улыбыз Аязны тәрбияләү белән бергә кул эшләренә дә өлгерә, ашарга да бик тәмле пешерә, - ди Рөстәм сөеклесе белән горурланып.

Фәнүзә ясаган чәчәкләр букеты беркайчан да сулмас, шиңмәс булуы белән үзенчәлекле. Гофрлы кәгазьдән ясалган чәчәкләр гөлләмәсе, фотобутафорияләр, календарьләр, постерлар, метрикалар, тагын әллә нәрсәләр ясый ул.

- Аның никах букетлары бигрәк тә үзенчәлекле чыга. Һәр тантанага үзгә итеп эшли. Фәнүзәнең "В контакте" социаль челтәрендәге шәхси битендә шундый чәчәкләрне күреп кызыктым да, егетемә "миңа чын чәчәк кирәкми" дидем. Никахка букетны Фәнүзә ясап бирде, - ди Айгөл Гәрәева.

Фәнүзә белән Рөстәм Хафизовларның туйлары да башка мәҗлесләрдән аерылып тора. Фәнүзәнең кулы эш белгәч, туйдагы һәр өстәлне салфеткалардан ясалган чәчәкләр, фотосессия өчен әзерләнгән бутафория бизи. Егет белән кәләш өстәлендәге шампан, шәраблар да "кәчтүм-күлмәк кия". Кунакларга чакыру открыткаларын да кәләш үз куллары белән эшли. Фәнүзә - һөнәре буенча укытучы. Декрет ялына кадәр Сарман аграр көллиятенең тулай торагында тәрбияче булып эшлгән, татар теле фәнен укыткан. Авырлы вакытында бәйләү белән ныклап кызыксына башлый. Туачак сабыена пинеткалар, җылы жилетлар бәйли. Аннары күпләрдәге кебек, үзе әйтмешли, "мунчала чире" башлана. Бәйләнгән мунчалаларны туганнарына, якыннарына бүләк итеп бетергәч, бу шөгыльнең дә кызыгын тапмый башлый.

- Хатын-кызларның күпчелеге бала тапканнан соң, кул эшләре белән шөгыльләнә башлый, диләр. Бу чыннан да шулай икән. Улыбыз туганнан соң, метрика ясый башладым. Укыган вакытта фотошоп программасын өйрәнгән идем, шуның ярдәме тиде. Минем шөгыльне белеп алып, дусларым да сорый башлады. Аларга да ясап биргәләдем. Соңыннан фотолар кулланып календарьлар, открыткалар ясый башладым, - ди Фәнүзә.

Болар өстенә "тәмле бүләкләр" дә ясый әле ул. Чәчәкле-гөлле конфет кабынындагы "Син - минем өчен иң кадерле!", "Мин сине яратам!", "Беркайчан ташламам!" дигән язулы шоколад ашау кемнең генә күңеленә хуш килмәс икән?! Кабын да, кәнфит тышларын да Фәнүзә үзе ясый. "Шоколад фабрикасы ачасың гына калды инде", дигән дусларын шаккаттырып, кәнфитле букетлар да ясый башлаган ул. Тәүге гөлләмәгә идеяне апасы бирә. Белем көненә баручы кызы өчен үзенчәлекле бүләк сорый ул!

- Чәчәк җене шул кәнфитле букеттан башланды да инде. Букетларымны мактыйлар, бу минем эшемә иң зур бәя бит! Аңа кадәр шактый экспериментлар үткәрдем әле мин. Мастер класслар карадым, аларның да файдасы тиде. Ләкин кулым бу эшкә бик тиз ияләште дип әйтә алам. Тугач та шөгыльләнә башлаган төсле, - дип елмая Фәнүзә.

"Бала белән шулкадәр эш эшләргә ничек җитешәсең?" дигән соравыма ул:

- Яраткан эшемә мин өйдәгеләр йоклап беткәч, иркенләп тотынам. Үзем яраткан җыр көйләре астында иртәнгә кадәр ясап утырырга да авырыксынмыйм. Бөтенләй йокламаган төннәрем дә аз түгел. Эшемнең нәтиҗәсен күрәсем килә, шуңа башлаганны бетергәнче, төне буе утырам мин. Ирем - һәр эшемдә терәк. Эш өчен нәрсә кирәк, шуны алып кайтып бирә. "Җаның теләгән эш белән шөгыльлән, матурым!" дип, миңа илһам бирүче кеше инде ул. Иртән эшкә дип уянганда минем һаман чәчәк ясап утырганны күрсә, күзләре шар була! "Йокла инде, көне буе бала белән утырасың бар", - дип, җиңелчә генә орышып та ала.

Чәчәк ясау өчен чималны төрле җирдән ала Фәнүзә. Яшь бала белән әллә кайларга чыгып, сайланып йөрү мөмкинлеге булмагач, 2-3 мәртәбә арттырылган бәя булса да, үзебезнең җирлектән алырга да туры килгәли икән.

- Аграр көллияттә эшләгәндә тулай торакта балалар белән салфеткалардан чәчәкләр ясаганын белә идем. Ул вакытта, кызым кул эше белән ныклап шөгыльләнеп китәр, дип, һич уйламадым. Хәзер инде чакыру открыткаларын да, туган көн атрибутикасын да күзне йомып ясый ала ул, - ди әнисе Фәридә апа.

Яшь әниләр хәзер, бер-берсеннән узышып, сабыйларының туган көннәрен зурдан кубып үткәрергә ярата. "Кэндибар"лар (сабыйлар өстәле) ясаталар. Бәйрәм өстәлен топпер, плакат-фоторәсемнәр белән бизиләр. Шоколад һәм сок кәгазьләре, башка кия торган бәйрәм колпаклары да бер үк төстә булырга тиеш, имеш. Тәм-томнардан торган сабыйлар өстәлен дә бик үзенчәлекле ясый героебыз. Балалар да канәгать кала, әниләр дә.

Кыскасы, райондашыбызның кулы белмәгән бер генә эш тә юк. Бәйләп тә, тегеп тә, гади кәгазьдән могҗиза ясап, шул ук вакытта гаиләсендә дә һәр эшкә җитешеп яши Фәнүзә. Хәзерге яшьләргә исең-акылың китәр! Яшим дип яши алар!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев