Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГХАТ бүлеге хәбәр итә

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, июнь аенда җирлегебездә 9 сабый дөньяга килгән.

Аларның алтысы – малай, өчесе – кыз бала. Ел башыннан әлеге сан 74не тәшкил итә. Узган айда 28 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан (16 ир-ат, 12 хатын-кыз). Ел башыннан бу сан 154 булган, узган ел 169 булган. Җәйнең беренче аенда 12 пар үзләренең кызыл туйларын билгеләп үткәннәр, ел башыннан 50 пар язылышкан. Узган ел бу чорда 41 гаилә төзелгән булган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда җирлегебездә аерылышулар да кимегән. Июнь аенда 4 пар никахлары таркалуын хәбәр иткән, ел башыннан әлеге сан 20не тәшкил итә. Узган ел исә бу сан 34 булган. Яңа башланып киткән июль ае кызыл туйларга бай булыр кебек – гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә ай башланганчы ук 19 гариза кергән.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс июнь ае