Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гипертония белән интегүчеләр өчен киңәшләр

Гипертониклар даими дәваланмаганда бу авыру йөрәккә, баш миенә hәм бөергә куркыныч тудыра. Кан басымы күтәрелгән икән, сезгә аны төшерергә табиб ярдәм итәчәк. Үз белдегегез белән дәваланырга ярамый. Иң элек яшәү-тормыш рәвешегезне үзгәртегез.

Гипертониклар даими дәваланмаганда бу авыру йөрәккә, баш миенә hәм бөергә куркыныч тудыра. Кан басымы күтәрелгән икән, сезгә аны төшерергә табиб ярдәм итәчәк. Үз белдегегез белән дәваланырга ярамый. Иң элек яшәү-тормыш рәвешегезне үзгәртегез. Күпләр өчен иң авыры – өйрәнелгән гадәтләрдән баш тарту. Дарулар белән дәвалану иң гади hәм җайлы юл кебек. Чынлыкта болай эшләү катлаулы да, кыйммәткә дә төшә. Артык авырлык, тоз, стресс, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү – гипертониянең “төп ярдәмчеләре”. 
• Тәмәке тартуны ташлагыз! Тәмәке кан тамырларын боза hәм инфаркт яки инсульт “бүләк” итәргә сәләтле. 
• Хәмер кулланмагыз! Алкогольле эчемлекне күбрәк эчкән саен, кан басымы югарырак күтәрелә. Әгәр бүген эчмәгәнсез икән, “экономияләнгән” рюмканы иртәгәсенә өстәргә мөмкин, дип уйлый күрмәгез. Ялгышасыз! 
• Авырлыгыгызны тикшереп торыгыз! Ябыгыгыз – кан басымы кимиячәк. Ач торырга ярамый, чөнки яңадан тиз симерәчәксез. Бары тик кабул ителгән ризыктагы калорияне физик күнегүләр белән “яндыра” барырга кирәклеге турында онытмаска кирәк. Майда (терлек hәм үсемлек мае, майлы сөт ризыклары, сыр), углеводта (икмәк, камыр ашлары, бәрәңге), чикләвек hәм шоколадта калория күп. Чи яшелчәдә, җимештә, өсте алынган сөттә hәм башка диетик ризыкларда калория аз. Көненә 2 чынаяктан артык кофе яки чәй эчәргә ярамый. Алардагы кофеин кан басымын күтәрергә мөмкин. Кофеин шулай ук “Кока-кола”, “Пепси-кола” hәм башка “кола”ларда бар. Квас эчегез! 
• Тоздан качыгыз! Аның өстәлдәге тоз савытында гына түгел, казылыкта да, кыздырылган ризыкларда да, сельдь балыгында да, тозланган кәбестәдә дә булуын онытмагыз. Тоз күбрәк булган саен кан басымы да югарырак. 
• Акыл белән ашыгыгыз! Калорияләрне “яндыру” турында онытмагыз. Моның өчен иң яхшысы – җәяү йөрү. Йөгерергә мөмкин (акрын гына, арымаслык итеп). Суда йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү дә яхшы нәтиҗә бирә. Көненә 30 минут физик күнегүләр ясасаң, нәтиҗәсе күзгә күренәчәк. 
• Стресслардан качыгыз! 
• Елмаегыз! Иртән елмаеп торыгыз hәм болай гына, сәбәпсез генә дә елмаегыз. Бу көнне шушы елмаю белән үткәрергә тырышыгыз. Ешрак күңелле, яхшы нәрсәләр турында уйлагыз. 
Гипертонияле авыруга дару билгеләү җиңел түгел. Кайбер вакытта бу процесс берничә айга сузыла. Сабыр булырга кирәк hәм истә тотыгыз: хәзерге даруларның күптөрлелеге кирәкле дәваны билгеләргә мөмкинлек бирә. Ә кан басымы нинди булырга тиеш? Бу хакта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез. Кан басымы гел бертөрле генә булып тормый. Бу турыда онытмагыз. Ул организм таләп иткәнчә кайбер чикләрдә үзгәрә hәм шулай булырга тиеш тә. 
Дару кабып кына гипертонияне дәвалап булмый. Бер дәвалау курсы гына аның өчен аз. Гипертония, безнең гасырның күп чирләре кебек (мәсәлән, диабет), даими дәвалауны таләп итә. Кан басымын без контрольдә тота алабыз. Димәк, инсульт, инфаркт hәм башка күңелсезлекләрдән котылырга мөмкин. Гипертония белән авырганда даруны даими кулланырга hәм табиб күзәтүе астында булырга кирәк. 
Район үзәк хастаханәсенең медицина-профилактика кабинеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев